Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур койма – әти-әниләрдән бүләк

Җәй көне июль аенда «Татарстан» совхозы поселогының «Лебёдушка» балалар бакчасында, әти-әниләр ярдәме белән, төркем мәйданчыклары төзекләндерелде. Мәйданчыклар коймалар белән әйләндереп алынды, буялды.

Эш җиңелләрдән булмаса да, әти-әниләр, бар тырышлыкларын куеп, сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Әтиләр баганалар утыртты, койма тотты. Әниләр, төрле төстәге буяулар алып, аларны буяды. Койма бик матур килеп чыкты. Һәр верандага үзенчәлекле рәсемнәр ясалды, мәйданчыкларга ком салынды. Балалар әти-әниләренең үз куллары белән шушындый матурлык тудыруларына бик сөенәләр. Алар «минем әни буяды», «минем әти ясады» дип горурланалар. Ә тәрбия процессында шәхси үрнәктән дә яхшысы юк. Эшнең ахырында, рәхмәт йөзеннән, балалар бакчасы стеналарында горур аккош сурәте барлыкка килде.

Бу эшләрне башкарырга вакыт тапкан, үз көчләрен кызганмаган өчен, бакча җитәкчелеге, хезмәткәрләр әти-әниләргә, әби-бабайларга чын күңелдән олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Күмәк көч белән 186 метр озынлыктагы койма корылды.

Койма өчен баганалар әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен, «Татарстан урманчылыгы» участок урманчысы Ирек Сафинга һәм мастер Илдус Камалиевка да эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә «Лебедушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хөрмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев