Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матрена әби белән горурланабыз

Һәр авылның үз тарихы һәм мактауга лаеклы күркәм кешеләре бар. Яңа поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәне булган хөрмәтле ветераныбыз - Матрена Макаровна Колчерина шул кешеләрнең берсе. Ул - ачык йөзле, пакь күңелле, сөйкемле әби.

Язмышы шулай хәл иткәндер инде - әби 85 яшендә япа-ялгыз, янында балалары да, туганнары да юк. Ярый әле киң күңелле һәм һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы күршеләре, таныш-белешләре бар.

Без «Көзге яхшылык атнасы» кысаларында Матрена Макаровнаның өенә бардык. Кунакчыл хуҗабикә безнең килүгә бик шат булды. Матрена әби безгә үз язмышы турында сөйләп бирде. Һәрберебез аның сүзләрен игътибар белән тыңлап торды. Тыңламыйча калып булмый, шушы ачы язмыш сынауларын татыган кешенең кайгы-хәсрәтләрен бергә-бергә чын күңелдән уртаклаштык. Матрена Макаровна сөйләвенчә, ачлык чорында 12 яшьлек кызчык авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара, бар эшкә дә җигелә. 20 яшендә Яңа Гәрдәле авылында яшәүче Андрей Колчерин белән кавышалар. 1976 елда бәхетле гаиләгә фатир бирелә һәм алар икесе дә «Гигант» хуҗалыгында эшли башлыйлар. Бер-берсен ярты караштан аңлап, хөрмәт итеп 47 ел бергә гомер кичергәч, тормыш иптәше Андрей 1997 елда бакыйлыкка күчә.

20 елга якын Матрена әби дулкынландыргыч хатирәләрен күңелендә саклап яши. Иң мөһиме - ул ире язган шигырьләрнең һәрберсен кадерләп саклый. Ул әлеге кыйммәтле истәлекләрен безгә тапшырды. Без, үзебезнең чиратта, горурлану хисе белән «Өлкәннәр көне» уңаеннан оештырылган чарада, «Чишмә башы» районкүләм смотр-концертында, әлеге шигырьләрне укыдык, яттан сөйләдек. Авыл халкы җирле язучыбыз иҗаты белән танышып баруына сөенәбез. «Бу бит безнең Андрей! Бигрәк матур да инде шигырьләре!» - диләр тыңлаучылар.

Андрей Никитичның шигырьләре җиңел укыла, күңелгә хуш килә. Аларда тормыш авырлыклары тәэсирендә сынмаска, тормышта үз юлыңны табарга, үз максатыңа ирешергә өндәү - төп тема булып тора. Шулай ук арасында туган якка, яраткан тормыш иптәшенә багышланган һәм шаян шигырьләре дә бар.

Күптән түгел мин Матрена Макаровна белән тәүге тапкыр күрештем. Ире турында сүз киткәч, әбинең күзләренә яшьләр җыелды. «Матур яза иде шул!» - дип горурланып сөйләде ул.

Андрей Никитич белән Матрена Макаровна лаеклы тормыш кичергәннәр. Әбекәй хәзер тол калып, япа-ялгыз булуына карамастан, бер дә тик утырмый. Аның фатирында үз куллары белән чигелгән эшләнмәләр иксез-чиксез, шуларга сокландык. Үзе көч-хәл белән йөрсә дә, аның өеннән ниндидер җылылык өркеп тора. Минемчә, авылдашыбыз Матрена әби күп кешеләр өчен якын һәм кадерле кешегә әйләнде. Без аның белән горурланабыз һәм исәнлек-саулык кына телибез!

Айгөл Габдрахманова,
Яңа поселогының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев