Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маститны профилактикалау

Мастит – ул сыерларның күкрәк бизе тукымаларында барлыкка килгән ялкынсыну. Авыруның төрләре шактый һәм барлыкка килү сәбәпләре дә күп төрле булырга мөмкин. Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе – субклиник мастит. Ул маститның иң мәкерле формаларының берсе булып санала, чөнки ул яшерен формада уза һәм аның тышкы билгеләре юк.

Маститларны профилактикалау комплекслы һәм даими чара буларак уздырылырга тиеш. Авыруны булдырмау эшендә экономия күрергә теләгән хуҗалыклар өчен бу кырын чыгарга мөмкин. Малларында мастит килеп чыккан чакта, дәвалау чыгымнары профилактика чаралары чыгымнарыннан күпкә артык булачак. Моны истә тотарга кирәк. Дәвалаудан соң терлек үлеп китсә, хуҗалык өчен бу аеруча аянычлы. Шуңа күрә, барлык хуҗалыклар да түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

– Саву аппаратын чисталыкта тоту;

– саву аппаратының торышын тикшереп тору;

– савымга кадәр җилемнәргә карата дөрес гигиена чараларын куллану;

– савымнан соң җилем гигиенасын үтәү;

– маститларның яшерен формасына карата даими тикшерүләр аша узу;

– хайваннарның стресс кичерүенә һәм җәрәхәтләнүләренә юл куймау.

Әгәр маститны профилактикалау эше тулы күләмдә башкарылмаса, иртәме-соңмы һәр хуҗалык алдында сорау туа: «Маститны нәрсә белән, ничек дәваларга?». Халык медицинасы компресслар һәм массажлар тәкъдим итә. Халык ысулларының нәтиҗәлелегенә ышану яки ышанмау – һәркемнең шәхси эше. Ләкин, йөз процентлы нәтиҗә алу өчен, дәвалауда антибиотиклар һәм исбатланган дәвалау ысулларын кулланырга киңәш итәбез. Шунысын да истә тоту мөһим: антибиотиклар белән дәваланганда малдан савып алынган сөт куллануга яраксыз. Әгәр дә дәвалау сыерның сөтсез торган вакытында башкарылса, бу уңайсызлыклар тудырмый. Ләкин мастит имезү вакытында ачыкланса, сөт җитештерүне мөмкин кадәр киметергә кирәк. Моның өчен сыерның рационын үзгәртергә кирәк — сөт җитештерүгә ярдәм итүче сулы азык һәм башка өстәмәләрне бирүдән тыелырга кирәк. Авыру хайванны төп көтүдән аерым саварга һәм тотарга кирәк, авыру сыерның сөтен төп савымга эләгүне булдырмау чараларын күрү мөһим.

Савымга кадәр һәм савымнан соң сыерларның имчәкләре гигенасы заманча препаратлар белән башкарылу, тәэмин ителү шарт булып тора. Шулай ук гигиена чаралары микробларны үтерергә, җилемне йомшартырга, яраларны төзәтергә, ярсуны киметергә дә тиеш. Малларыгыз сәламәт, көр булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев