Мәскәүдә язылышырга тәкъдим иткәннәр
Алмаз белән Алия никахларын Бөтенроссия фестивалендә рәсмиләштерделәр.
8 июльдә «Россия» милли үзәгендә «Россия. Йөрәкләрне берләштереп» дип аталган II Бөтенроссия туй фестивале старт алды. Әлеге фестиваль традициягә әверелде!
Фестиваль 8 июльдән 10 июльгә кадәр Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды. Беренче ике көндә илнең төрле почмакларыннан 200 дән артык гашыйк пар рәсми рәвештә гаилә булды.
Катнашучылар арасында Тукай районыннан Алмаз һәм Алиядә үз никахларын рәсмиләштерделәр! Алар үзләре белән татар халкының милли чәкчәген алып килгәннәр - шундый мөһим көнгә тәмле һәм символик бүләк.
Аларга ЗАГС хезмәткәрләре шалтыратып, Мәскәүгә фестивальгә барып язылышырга тәкъдим итәләр. «Безнең өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды!» - ди Алия. Алмаз Тукай районының Иске Байлар авылында күп балалы гаиләдә үсә, бүгенге көндә авылда тракторда эшли. Алия медицина хезмәткәре булырга укый. Яшь пар Иске Байлар авылында төпләнеп калачак.
Алмаз белән Алияне бу мөһим адымнары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев