Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү культурасы бездә бармы?

Автомәктәпне күптән түгел генә тәмамлаган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре соңгы ике елда 18 процентка арткан. Руль артындагылар да, җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның төп сәбәбе итеп йөртү культурасының булмавын билгели. Дөрес, бездә юлларны бик яхшы дип атап булмый, ләкин теләсә нинди авариядә, иң беренче чиратта, машина йөртүче гаепле....

Автомәктәпне күптән түгел генә тәмамлаган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре соңгы ике елда 18 процентка арткан. Руль артындагылар да, җәяүлеләр дә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның төп сәбәбе итеп йөртү культурасының булмавын билгели. Дөрес, бездә юлларны бик яхшы дип атап булмый, ләкин теләсә нинди авариядә, иң беренче чиратта, машина йөртүче гаепле. Бу юл чатларында аеруча ачык чагыла. Монда машиналарның узу чираты руль артында кем утыруга бәйле түгел, кагыйдә аларның һәрберсе өчен бер. Юл чатларында бер-береңә юл бирмәүдән кала, җәяүле кичүләрендә туктамау очраклары да күп. Шуңа күрә хәзер ясалма каршылыклар еш куела башлады.

Тизлек арттыру шулай ук культурасызлыкка керә. Тизлек яратучылар үзләрен бик оста йөртүчеләр дип уйлап ялгышалар, юлда үз-үзеңә артык ышануның һәлакәткә, күп очракта үлемгә китерәчәген аңламыйлар. Монда «һава торышы начар, асфальт юеш» дип акланырга да кирәкми. Бары тик әлеге шартларга яраклаша алмаган машина йөртүче гаепле. Ничек кенә гаҗәп булмасын, машина йөртүчеләрнең өчтән бере начар һава шартларында тизлекне киметергә кирәк икәнен белми.

Шунысы да мөһим: баш авыртканда, температура югары булганда һәм сәламәтлегегез башка яктан борчыганда, руль артына утырмаска тырышыгыз. Бу халәтләрнең игътибарны киметә икәнен онытмагыз. Шулай ук даруларның да уйлау тизлегенә, йөрәк эшчәнлегенә кире йогынты ясый торганнары күп. Үзегезгә һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларга куркыныч тудырмагыз, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев