Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров: «Эшләнгән эш каршыгызда»

Үткән атнада Татарстан Республикасы Премьерминистры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эшлекле сәфәр белән Тукай, Арча, Алабуга һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар.

Марат Җәббаров Татарстан Республикасында борщ җыелмасын җитештерүче эре предприятиеләрнең бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә кырларын һәм яшелчә саклагычларын карап чыкты. Ул Тукай районы фермеры Минталип Исмәгыйль улы Миңнехановның, Арча муниципаль районының «Кырлай АФ» ҖЧҖ, Алабуга муниципаль районының «Вятские Зори» агрофирмасы» ҖЧҖ кырлары, һәм Чистай районында «Чистай» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында булды.

«Миңнеханов» крестьянфермер хуҗалыгында Марат Җәббаровны Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов озата йөрде. КФХ эшчәнлеге һәм аны алга таба үстерү планнары турында хуҗалык башлыгы Минталип Миңнеханов сөйләде. Алар чөгендер, бәрәңге һәм кишер үстерелә торган кырларны карадылар. Бүгенге көндә урыпҗыю эшләре бара. Хуҗалык 85 гектарда бәрәңге, 10 га – кишер һәм 10 га аш чөгендере үстерә. Минталип Миңнеханов шулай ук уңышның кайда саклануын һәм нинди саклау урыннары әзерләүләрен күрсәтте.

Складларда гөмбә авыруларыннан һәм төрле микроблардан эшкәртү үткәрелгән. Марат Җәббаров исә уңдырышлылыкка югары бәя бирде: «Эшләнгәнгән эш каршыгызда», – диде ул.

Бүгенге көнгә республикада бәрәңге 2394 га мәйданнан чыгарылган. Планнан 55 процент тәшкил итә (план 4377 га). Тулаем җыем – 81 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 341 ц/га.

Яшелчә культуралары 578 га мәйданда җыелган, тулаем җыем – 9,4 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 162 ц/га. Барлык категория хуҗалыкларда көтелә торган тулаем җыем – 210 мең тоннага якын, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 40 мең тоннадан артык.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, Татарстан Республикасы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Алар туфракның уңдырышлылыгы, тотрыклы уңыш алу өчен югары сыйфатлы орлыклар әзерләү, яшелчәләр җитештерү, аларны саклау һәм сату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев