Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мансур Потеев: «Эшемне яратам, аннан тәм табам»

Тукай районы үзәк хастаханәсенең бай тарихы, халык арасында дәрәҗәсе бар. Хастаханә белән, төрле елларда, халык арасында яхшы дан алган баш врачлар җитәкчелек итте.

Бу традиция бүгенгесе көндә дә дәвам итә. Яр Чаллы, Республика табиблары, медицина галимнәре, халык арасында абруй казанган кардиохирург Мансур Али улы Потеев 2022 нче елның ноябреннән Тукай үзәк хастаханәсе  баш врачы булып билгеләнде.

Шушы вакыт аралыгында башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар һәм кичекмәстән хәл ителәсе проблемалар хакында баш врач белән әңгәмә кордык.

– Мансур Алиевич, җирлегебездә яшәүчеләрне үзегез белән таныштырсагыз иде. Ирешкән уңышларыгыз хакында әйтү урынлы булыр. Балачактан ук табиб булырга хыялландыгызмы?

– Мин Татарстан Республикасында, табиблар гаиләсендә туып-үстем. Әнием – отоларинголог, әтием – терапевт. Алар медицина институтын тәмамлагач Татарстанда хезмәт юлын башлыйлар. Миңа бер яшь тулгач әтиемнең туган ягына – Әстерханга күчеп китәләр. Әстерхан шәһәрендә урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач медицина институтына укырга кердем һәм аны кызыл дипломга тәмамладым. Туган якларым тартты – Яр Чаллыга кайтып 5 нче санлы шәһәр хастаханәсендә интернатура үттем.  Нәкъ шул вакытта йөрәк-кан тамырлары хирургиясе күңелемә якын булуын аңладым һәм шул юнәлеш буенча белемемне күтәрү өчен Мәскәүдә ординатурада укыдым. Интернатура буенча җитәкчем – Илдар Хәйруллинга, ординатура буенча академик Юрий Владимирович Беловка рәхмәтлемен. Мәскәүдә ике ел укыгач Яр Чаллыга әйләнеп кайттым. «Һөнәр сайлаганда бернинди икеләнү хисе булмады. Сабый чактан табиб буласым килде. Табиблар династиясе дәвам итә. Тормыш иптәшем дә табибә, ул – 5 нче шәһәр поликлиникасында УЗИ табибы. Җиде һәм 14 яшендәге ике улыбызны үстерәбез. 

  • Мансур Алиевич, Сез – Яр Чаллы халкы тарафыннан җылы кабул ителгән, абруй казанган кардиохирург. Медицина өлкәсендәге казанышларыгыз хакында шәһәр пациентлары гына түгел, тирә-як халкы да белә. Үзаллы йөрәккә күпме операция ясадыгыз?

– 2010 нчы елда ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча кардиохирург булып эшли башладым һәм югары квалификацияле табиб дәрәҗәсенә ирештем. 2012 нче елдан 2022 нче елга кадәр, ягъни Тукай районы үзәк хастахнәсенә баш врач булып эшкә килгәнче йөрәккә биш йөздән артык ачык операцияне үзаллы ясадым.

  • Баш врач – башкаларга үрнәк булырлык, абруйлы доктор булу белән беррәттән бик җаваплы вазыйфа – хастаханәнең барлык проблемаларын хәл итәргә туры килә. Хәзер сез йөрәккә операция ясыйсызмы?

 – 2022 нче елның ноябреннән Тукай районы үзәк хастаханәсе баш врачы булып эшли башлаганнан бирле хирург сыйфатында эш алып бармыйм.

 – Операция алдыннан пациент, аның якыннары дулкынлана. Аларның күңел халәтен ничек җиңеләйтә идегез?

– Йөрәккә операция – катлаулы процедура һәм ул авыруның гомерен саклап калу белән бәйләнгән. Шуңа да һәр пациентка индивидуаль якын килү кирәк. Бу – авыруны операция алдыннан бәдәни һәм рухи яктан ныклап әзерләү һәм операциядән соң тернәкләндерү (реабилитация) процедураларын уңышлы башкару да, ихластан әңгәмә кору да ул. Билгеле,  моның өчен күп вакыт таләп ителә. Кешелеклелек кебек сыйфатның булуы бик мөһим. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә эшләгәндә вакытны дөрес бүләргә, эш процессын төгәл итеп көйләргә өйрәндем. Әгәр дә сайлаган һөнәрең күңелеңә якын икән, авыр һәм җаваплы, зур сабырлык сорый торган хезмәтеңнән тәм табасың.   

– Мансур Алиевич, медицина терминнары пациентларның күбесенә аңлашылмый. Авыруларга, аларның якыннарына чирләре хакында гади тел белән аңлатып буламы?

 – Кардиохирург булып эшләгәндә пациентлар һәм аларның туганнары белән сөйләшкәндә медицина терминнарын мөмкин кадәр азрак кулланырга тырыштым. Алар белән гади, аңлаешлы телдә сөйләштем. 

  • Татарлар, аеруча авыл җирлегеннән килүче пациентлар табиб белән үз телләрендә аралашырга ярата. Моңа ничек карыйсыз?
  • Яхшы карыйм. Медицина терминнары үзенчәлекле, шуңа да карамастан авырулар белән татарча сөйләшергә тырышам.

– Тукай районы үзәк хастаханәсе, җирлегебез халкы баш врачтан уңды. Ә сез кадрлардан, медицина персоналыннан уңдыгызмы?

 –  Әйе. Коллектив дус-тату, бердәм. Мине, баш врач буларак, позитив – җылы  кабул иттеләр. Тукай районы халкына тиешле югарылыкта, яхшы сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча  киңәшләшеп, кулга-кул тотынып эшлибез.

– Җитәкченең «уң кулы» дигән гыйбарә бар. Шулай дип әйтә торган ышанычлы кадр бармы?

  • Тукай районы үзәк хастахнәсе киң масштаблы, күп планлы зур хуҗалык (предприятие сыман). Һәр участокның үз җаваплы хезмәткәре бар.  Бүлек мөдирләре, дәвалау буенча баш врач урынбасары, поликлиника мөдире, ФАПлар челтәре буенча җаваплы хезмәткәр, хуҗалык эшләре мөдире. Алар үз вазыйфаларын төгәл үтәп проблемаларны хәл итүдә, идарә  эшендә миңа булышлык итәләр.

– Мансур Алиевич, кадрларга кытлык бармы?

  • Әйе. Тукай үзәк хастаханәсен, авыл җирлекләрендәге ФАПларны тулысынча медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү – көнүзәк мәсьәлә. Шушы проблеманы уңай хәл итү максатыннан системалы эш алып барабыз. Перспективаны күздә тотып төрле шәһәрләрдәге медицина колледжларына барып студентлар белән очрашабыз. Шулай ук район җирлегендәге мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары белән аралашабыз, һөнәр сайлау буенча әңгәмә үткәрәбез. Медицина университетларына максатчан юллама буенча укырга керү өчен укучылар белән килешү төзибез. Шунысы сөенечле, безнең җиде студентыбыз Казанда максатчан юнәлеш буенча белем ала. Ике ординаторыбыз бар, кардиолог – быел, отолоринголог 2024 нче елда үзебезгә эшкә кайтачак. 

 – Үзәк хастаханәдә стационар ничә койкага хисапланган?

– Тукай районы үзәк хастаханәсендә терапия, хирургия, неврология, гинекология бүлекләре буенча 80 койкага исәпләнгән стационар пациентларга медицина хезмәте күрсәтә. Шулай ук бездә 48 койкага хисапланган көндезге стационар да халыкка медицина хезмәте күрсәтә. (Тукай үзәк хастаханәсендә – 17, амбулаторияләрдә 31 койкага исәпләнгән.)

– Хастахнәнең иң «авырткан» урыны?

 – Озак һәм уртача вакыт аралыгында хәл ителергә тиешле проблемалы зона, участоклар бар. Тукай үзәк хастаханәсе стационарына кичекмәстән капиталь ремонт кирәк. Икенче көнүзәк проблема әкренләп хәл ителү стадиясенә керде – Татарстан поселогындагы амбулаториягә ремонт ясала башлады. Уртача вакыт аралыгында хәл ителергә тиешле проблема – хастаханәнең материаль-техник базасын ныгыту – булган җиһаз һәм аппаратларны яңарту һәм өр-яңаларын кайтарудан гыйбарәт.

– Озак вакытка – «ерак тартмага» салып куймыйча хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бардыр?

  • Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хастаханәдә диспансеризация эшен, диспансерлык күзәтү һәм цифрлаштыру процессын яхшырту мәсьәләсен куйды. Шулай ук сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләре буенча Милли проектлар кысаларында индикатив күрсәткечләрне мониторлау һәм аны тиешенчә үтәүне озакка сузарга ярамый. Демография мәсьәләсенә аеруча басым ясала.

– Мансур Алиевич, Тукай үзәк хастаханәсенә күптән түгел бик кирәкле медицина җиһазы кайтарылган иде. Ул эшли башладымы? 

 – Тукай үзәк хастахнәсенә 2022 нче елның көзендә яңа, цифрлаштырылган, заманча, сиксән кисемтә ясый торган (восьмидесяти срезовый) компьютер томографы кайтарылды. Сәламәтлек саклау милли проекты буенча кайтарылган заманча җиһаз авыл җирлегендә яшәүче халыкка уңайлы шартларда сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү максатыннан тормышка ашырылды. Шулай ук УЗИ  һәм 55 данә ЭКГ аппаратлары да кайтарылды. 

– Тукай үзәк хастаханәсендә аптека янә ачылачакмы?

  • Аптека пунктын ачу буенча эш барышы финалга  якынлаша. Хәзерге вакытта аптека ачуга рөхсәт бирелгән документларның кайтып җитүен көтәбез.

Әңгәмәгә йомгак ясап шуны әйтәсем килә: социаль челтәрләрдә актив эш алып барырга – Тукай районы үзәк хастаханәсендә бара торган матур вакыйгалар, тормыш-яшәешебез, гомумән эшчәнлегебез турында ихластан сөйләп үзебез  хакында позитив образ тудырырбыз дип ниятлибез.

Мине Тукай районы үзәк хастаханәсенә баш врач итеп билгеләгәндә өч төп мәсьәләне хәл итүне күздә тоттым. Беренчесе – Тукай районы халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне уңайлы итү. Икенчесе – кадрлар кытлыгын бетерү. Өченчесе – барлык медицина процессларын цифрлаштыру. Шушы төп өч проблеманы 2023-2024 нче елларда коллектив белән уңай хәл итү бурычы тора.

– Мансур Алиевич, үзегез өчен бераз вакытыгыз каламы?

– Мәчеткә йөрим. Әлхәмдүлилләһ, хаҗ кылу бәхете насыйп булды. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Спорт белән шөгыльләнәм.

– Мансур Алиевич, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә, халык сәламәтлеге сагында торучы хезмәт коллективына сәламәтлек телибез, уңышлар юлдаш булсын!

 – Рәхмәт.

/Зәрия Вәлиева.

/ФОТО Тукай районы Үзәк хастаханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев