Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Логистика үзәге барлыкка киләчәк

Татарстанның Тукай районы территориясендә Россиядә иң эре логистика үзәкләренең берсе барлыкка киләчәк.

Инвестор - «Алабуга» МИЗ, дип сөйләде район сессиясендә район башлыгы Фаил Камаев.


«2023 ел Тукай районы өчен алга китеш елы булачак. Без „Алабуга“МИЗ ягыннан зур инвестицияләр көтәбез. Бу ниятләр Президент кушуы белән хуплана. Без моны юл картасы буенча эшләячәкбез. Ходай кушып, безнең территориядә Россия Федерациясендә иң эре логистик үзәкләрнең берсе барлыкка киләчәк», - диде Камаев. Сүз Биклән авыл җирлеге янындагы 85 гектарлы территория турында бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев