Логистик үзәк барлыкка киләчәк
Тукай районында масштаблы тимер юл логистика комплексы төзелелү турында хәбәр иткән идек инде.
Аның турында тулырак мәгълүмат алынды. Проектка инвестицияләр 30 млрд. сум күләмендә җәлеп ителә. Объект Биклән һәм Иштирәк авыл җирлекләре территориясендә - «Этилен 600» индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Алабуга»МИЗ белән берлектә барлыкка киләчәк.
173 мең кв.метр мәйданлы комплекста елына 100 мең контейнер (көненә биш поездга кадәр) йөк әйләнеше булачак. Контейнер мәйданының озынлыгы бер километрдан артык булачак. Беренче этапта 200 эш урыны булдырылачак, тулы проект куәтенә чыкканда - меңгә кадәр. 2023-2025 елларда инвестицияләр салырга һәм логистика комплексын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. "Этилен 600» индустриаль паркы проектын тормышка ашыру 15 елга исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев