Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Любовь Асылгәрәева: «Үз эшемне яратам!»

Гомер-гомергә авылда иң хөрмәтле, иң кирәкле кешеләр булып укытучылар, табиблар саналган. Алар белән бергә авыл халкы почта хезмәткәрләрен дә яратып, аларның газета-журналлар, хатлар алып килүен түземсезләнеп көткән.

Заманалар үзгәреп, почта хезмәтенә караш үзгәрсә дә, авылда гомер итүчеләр өчен почтальон әле дә иң кирәкле хезмәт ияләренең берсе булып кала бирә. Почтасы эшләмәгән, хат ташучылары булмаган авылларга карап, алар үзләрендә булган почта хезмәткәрләренә тагын да ихтирамлырак, рәхмәтле булырга тырыша.

Мәләкәс авылындагы почта бүлекчәсендә эшләүче Любовь Асылгәрәева үз эшенә тугры, авылдашларының җылы сүзенә күмелеп эшләүче шундый хезмәт ияләренең берсе.

«Мәләкәснеке мин»

– Ун ел үземнең туып-үскән авылымда почта хезмәткәре булып эшлим. Төп Мәләкәснеке бит мин. Әлеге һөнәргә һич уйламаганда кереп киттем. Декрет ялыннан соң эшкә чыгу мәсьәләсе килеп басты да, шул вакытта авылыбызның почта бүлекчәсендә почтальон урыны буш икәне ачыкланды. Башта «Эшләп карыйм», – дип килдем инде. Бераз почтальон булып эшләгәннән соң, безнең бүлекчә җитәкчесе башка җиргә эшкә китеп барды, аның урынында эшләргә өйрәнә башладым. Башта бик курыккан булсам да, анысына да өйрәндем, әкеренләп кереп киттем, – дип сөйли үзе хакында Любовь Николаевна.

Менә шул көннән башлап, бу мөләем ханым мәләкәслеләрне газета-журналлы итеп, хатлар, пенсия таратып эшләвен дәвам итә. «Миңа почта эше бик ошый. Кеше белән эшләргә, аралашырга яратам. Почтаны таратып йөргән чакта авылдашларымның мине елмаеп каршы алулары, сөенүләре, хәл-әхвәл белешүләре күңелләрне күтәрә, йөрәккә май булып ята», – ди ул ихластан һәм елмаеп куя.

Сөйләшә торгач без аның белән әлеге һөнәрнең авыр якларына да тукталып алабыз. Мин аны зарланыр дип көтсәм дә, әңгәмәдәшем миңа һич тә ишетергә уйламаган сүзләр әйтте:

– Дөресен генә әйткәндә, почта эшенең авырлыгы юк. Хезмәткәрләргә кушылган өстәмә эш кенә кыенлык китерә, – диде ул.

Кичкә кадәр аяк өсте

Любовь Николаевнаның һәр эш көне бер төслерәк башлана: иртән, сәгать сигез тулганчы ул почта бүлекчәсенә килеп, кеше күренә башлаганчы компьютерын кабыза, әзерләнү эшләрен тәмамлый. Аннары, төрле түләүләр вакытында почтага халык килә башлый, Любовь ханым шул түләүләрне кабул итә, заказлы хатларны ияләренә тапшыра, бүлекчәгә килгән матбугатны таратырга дип барлый, аларны букчасына сала. Төшкә кадәр булган вакыт күз ачып йомганчы уза.

Төштән соң, авыр букчасын иңенә асып, авыл буйлап китә. Көннең беренче бүлегендә җитәкче вазыйфаларын башкаручы Любовь Асылгәрәева, шул рәвешле хат ташучы эшенә керешә.

– Пенсияләр, газеталар таратканда өйгә кичке сәгать алтыларга-җиделәргә әйләнеп кайтам. Өйрәнелде инде. Шөкер, мине гаиләм аңлый, тормыш иптәшем Зөлфәр үзе дә командировкаларга чыгып китә торган эштә эшли. Шуңа күрә, арабызда хезмәтемә бәйле бернинди аңлашылмаучанлыклар, үпкәләр килеп чыкмый, – дип сөйли үзенең эш көне турында почта хезмәткәре.

Сүз арты сүз, Любовь Николевнаның гаиләсе турында да бераз сөйләшеп алабыз. Тормыш иптәше Зөлфәр абый белән алар өч бала үстерәләр икән. Олы кызлары Алина үзе дә тормышта – ике бала үстереп, әти-әнисен сөендерә. Уртанчы кызлары Алсу флорист булып Чаллы шәһәрендә эшли. Иң төпчек балалары – уллары Алмаз алтынчы сыйныфта укый.

Газетасыз яшәп булмый

– Соңгы елларда басма матбугатка язылучылар саны кимеп бара дип әйтәсе килә. Күпләргә газета-журналларыга язылырга тәкъдим иткәч: «Без бит хәзер бар нәрсәне дә интернеттан белеп алабыз. Яңалыкларны, үзебезне кызыксындырган әйберләр турында укыйсыбыз килсә, телефоннан гына керәбез», – диләр. Ә шәхсән минем өчен бу башка сымаслык әйбер инде ул. Аңламыйм мин ул телефоннан газета укуны, дөресен генә әйткәндә. Газета газета инде ул. Мин үзем дә аны укырга яратам. Гаиләбез белән «Якты юл» һәм башка ике газетаны яздырып алабыз, укыйбыз. Язылучылар турында сөйләшсәк, безнең Мәләкәстә кем элекэлектән газета-журналларны күпләп язылган, алар һаман да языла торалар, басма матбугатны яратып укыйлар. Өйләренә алты-җиде газета-журнал китертүчеләр дә бар, – ди почта хезмәткәре, матбугатка язылу вакытының баруы турында искәрткәч.

Газеталар турында сөйләшкәндә, Любовь Асылгәрәева безнең «Якты юл» турында да җылы сүзләр әйтте. Аның фикеренчә, район басмасында укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек бар әйбер дә бар. Рәсми мәгълүмат һәм хәбәрләр белән беррәттән, газета битләрендә район тормышы, кеше язмышлары, кызыклы хикәяләр һәм башкасын да табарга була.

Хушлашыр алдыннан без Любовь Николаевнадан: «Үзегез кебек почта хезмәткәрләренә ниләр теләр, нәрсәләр әйтер идегез?» – дип кызыксындык.

– Мин үз эшемне авыл эчендә, башка күрше авылларга чыкмыйча гына башкарам. Ә бит үз авылларыннан кала, күршекүлән ике-өч авылга барып эшләүчеләр дә бар. Кар-яңгыр яуганда да алар үз хезмәтләрен намуслы, вакытында башкарырга тиеш. Бу һичшиксез, бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә, шундый хезмәттәшләремә эшләрендә җиңеллек, уңышлар теләр идем. А лар авыл кешеләре өчен бик кирәкле, мөһим хезмәт үтиләр. Һәм әлбәттә, гаиләләрендә тынычлык, мәхәббәт хөкем сөрсен, исән-сау булсыннар, – дип саубуллашты безнең белән Любовь Асылгәрәева.

Без дә аның сүзләренә кушылып, районыбызда эшләүче барлык почта хезмәткәрләренә уңышлар, бәхет теләп калабыз.

Мәләкәс халкы Любовь Асылгәрәеваны гел яхшы яктан гына телгә ала. Әйтик, почта бүлекчәсенә хатлар алырга килгән Мәйсәрә Самойлова да Любовь Николаевна турында яхшысын гына әйтергә ашыкты: «Бик әйбәт эшли, Аллага шөкер. Әле дә почта бар, әле дә алар бар. Извещение килгән саен киләләр, әйтәләр. Мин фатир өчен түләүне дә почта бүлекчәсенә килеп түлим. Шуңа күрә почта эшеннән, хезмәткәрләрдән бик канәгать», – диде ул. Җирлек башлыгы Юрий Васильев та: «Любовь Николаевна почтада озак еллар эшли. Бик әйбәт кеше ул. Анны һәммәбез дә хөрмәт итәбез, яратабыз», – дип әйтте.

Любовь Николаевна вакытлы матбугатка язылу вакытында район газетасына шактый гына кешеләрне яздырып, безнең белән тыгыз хезмәттәшлек итә, укучылаe рыбызны сөендерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев