Легендар җырчы Илһам Шакиров тууына 90 ел
Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә Мөкәрәмә Миннехан кызы Таҗиева 1950-1990 нчы елларда Сарман районының төрле авылларында татар теле һәм әдәбиятын укытты. Исән булса әниебезгә 95 яшь булыр иде. Шунысы да игътибарга лаек, әни балаларда җыр-моңга мәхәббәт уяткан. Җыр дәресләрендә укучыларын моң дәрьясында колач салып йөзәргә өйрәткән.
Легендар җырчы Илһам Шакиров тууына 90 ел
Мөкәрәмә Таҗиева хакында матбугатта байтак кына мәкалә, язмалар дөнья күрде. Язучы, шагыйрь, популяр җыр текстлары авторы Дамир Гарифуллин Мөкәрәмә Миннехан кызы хакында: «Атаклы җырчылар мөгаллимәсе» дигән исем биргән иде. Бу исемгә әниебез чын-чынлап лаек. Чөнки ул халкыбызның легендар улы Илһам Шакировка, халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиевага белем биргән, аларны беренче тапкыр авыл сәхнәсенә алып чыккан мөгаллимә. Татар халкының йөзек кашы булган улы һәм кызы белән әни гомеренең соңгы көннәренә кадәр элемтәдә булды. Һәм, әйтергә кирәк, шундый шәхесләрнең укытучысы булуы белән горурланды.
Халык та, табигать тә тын калып тыңлады!
Шушы елның февраль аенда (февраль, 2025 ел) халкыбыз кабатланмас моң иясе Илһам абый Шакировның 90 еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Шул уңайдан мәшһүр җырчыбыз турында истәлекләрдән торган китап әзерләнә дигәч, мин дә аның белән бәйле хатирәләремне уртаклашырга булдым.
Яңа Бүләк, Илһам Шакиров... Болар миңа бала чагымнан ук күңелемә кергән исемнәр. Минем туган авылым – Яңа Бүләк. Әти-әнием яшь укытучылар буларак хезмәт юлын нәкъ шушы ямьле төбәктә башлаганнар. Җидееллык мәктәптә әнием Мөкәрәмә – татар теле һәм әдәбияты укыткан. Беренче елны ук ул җиденче сыйныф җитәкчесе вазыйфасын да алып барган. Бәхеткә, нәкъ шул сыйныфта булачак җырчы – Илһам Шакиров укыган. Әнинең бу авыл белән бәйле хатирәләре бай булды. Беренче хезмәт елы һәм юлы, беренче сыйныфы, гомерлек мәхәббәте, никах-туй һәм беренче сабые тууы...
Илһам абый белән әни бик горурланды. Классы хакында: «Сыйныфта бик тырыш балалар укыды. Яшь педагог булсам да укучыларым, ата-аналар, авыл халкы бик хөрмәтләде. Алар күзгә генә карап тордылар, Илһам, бигрәк тә. Тыйнак булды. Ул һәрвакыт укытучы буласы килүен әйтә иде», – дип матур хатирәләре белән бүлешергә яратты.
Әни үзе дә бик матур, йомшак тавыш белән җырлый иде. Шуңа күрә булса кирәк, җыр дәресләрен дә алып барды. Әни авыл халкының мәдәни тормышын эчтәлекле итүдә зур өлеш кертте – концерт, спектакльләр кую, кичәләр оештыру әни тырышлыгы белән башкарылды. Әни сөйли: «Концертка әзерләнәбез. Концерт буласы көнне гармунчыбыз авырды. Бик борчылдым. Авыл халкы Илһамның җырлавын тыңларга килә. Дәрестән соң репетициягә җыелдык, малайлар килмәгән. Пошаманга төштем. Ярты сәгатьләр чамасы үтүгә кызарып, янып-пешеп Илһамыбыз бер төркем егетләр белән килеп керде. «Апа! Булды, гармунчы таптык!» – диләр. Алар миңа әйтеп тормыйча гармунчы табу хәстәре белән йөргәннәр икән. Яңа Бүләктән 3-4 километр ераклыктагы (урманчыларның кардон дип йөртелә торган) җирдән чана белән тартып, гармуны артыннан чак-чак кына күренеп торган «егет»не алып килгәннәр. Алгарак китеп әйтәм – ул егет Рафис Садриев булып чыкты. (Тормыш иптәшемнең туганнан туган абыйсы, 1938нче елгы.) Әти-әнисе Карашай-Саклау авылыннан. Ул Свердловск шәһәрендә яшәде. Үзе гармунда уйнап татар халык җырларын бик матур итеп башкара иде. Илһам абый гастроль белән килсә гел очраша торган булганнар.
Яхшы итеп концерт куйдык. Илһамның җырын тыңлаганда клуб тып-тын кала. Тирә-якка Илһам моңы тарала. Аннан көчле кул чабулар, Илһамны кабат-кабат чакырып җырлаталар иде», – дип сөйли иде әни.
Сеңелемә матур исем куюда Илһам абыйның «Резидәкәй» җыры сәбәпче була. Ул елларда (1956 ел) Илһам Шакиров башкаруындагы «Резидәкәй» исемле җыр бик популяр була. Әти ике дә уйлап тормыйча: «Кызыбыз Резидә исемле була!» – ди.
Әниемнең «Илһам Шакиров – беренче укучым» дигән язмасы Илһам Шакировның 70 яшьлек юбилеена багышлап чыгарылган альбом-китапта дөнья күрде.
Әни Илһам абыйны укытып хезмәт юлын башлый, соңрак исә – 1960 нчы елларда, Иске Дөреш мәктәбендә булачак халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиеваны укыта. Зөһрә белән алар хат алышып, бер-берсеннән хәбәрдар булдылар. Зөһрә әнине якын итеп, җылы эчтәлекле хатлар язды. Менә, бер хатыннан өзек: «Мөкәрәмә апа! Сез укытучыларның шәфкатьлесе, нечкә күңеллесе, моңлы күңелле, безне сагынып, яратып яши торганы... Еллар үтү белән ихластан “Укытучым!” дип әйтә торганы берничә генә кала, кадерле кешең булып күңелеңдә тора. Сез минем өчен әнә шундый ике-өч бөртек кенә укытучыларның берсе Мөкәрәмә апа». Бу – мөгаллимә өчен зур бәһа!
Хәзер Илһам абыйга кагылышлы, үзем белән бәйле, балачак хатирәләренә күчәм. Миңа биш яшьләр чамасы булып, үземне белә башлаганда авыл йортында иң кадерле әйберләрнең берсе – стенада эленеп торган радио иде. Гаилә белән җыелышып татар концертын тыңлау күңелле мизгелләр булып хатәредә саклана. Өлкәннәрнең: «Илһам җырлый!» дигәне әле булса исемдә. Бу минутларда өй эче тып-тын кала, бөтен мохитны моң сара.
1959 нчы елның матур җәе. Миңа биш яшь ярым. Салына торган яңа өебез тирәсендә әни белән йомычка җыябыз. Шул чагында ике егет тыкрыктан безгә таба борылдылар. Берсе туп-туры әни янына килеп: «Исәнмесез, апа!» – дип күреште. Ул – Илһам Шакиров булып чыкты. Әни аның моңлы җырларын тыңлавыбызны әйтте, рәхмәтен белдерде. Шунда мин пышылдап кына: «Әни, ул радиодагы Илһам абыймыни?» – дип сорадым. Егетләр минем сүзне иштеп көлделәр. Шунда әни: «Илһам, әйдә яраткан җырыңны башкар әле», – дип үтенечен белдерде. Илһам абый: «Әй, апа, ничек инде авыз күтәреп урам уртасында җырлап торыйм? Менә әрәмәгә, дустым белән чишмә буена барабыз. Ерак ара түгел, монда – авылга да ишетелер, җырымны тыңларсыз апа. Равил, безнең белән барасыңмы?» – диде миңа карап. Әни: «Улым, абыйлар белән бар», – дип ризалыгын бирде. Мин, билгеле, шатландым, сикергәли-сикергәли «радиодагы Илһам»га ияреп чишмә буена киттек. Илһам абый дусты белән чишмә юлыннан атлый, мин дә алардан калышмаска тырышам. Менә берзаман Илһам абый җырлый башлады. Җырның «... кара урман... » дигән сүзләре исемдә калган. Җыр агыла, Илһам абыйның тавышы әллә кайларга кадәр яңгырый, бөтен дөнья аны тыңлый сыман. Шулчак... агачлар шаулый-шаулый минем өскә ава... Җыр көчәйгән саен алар ныграк шаулый һәм өскә авалар сыман. Мин кычкырып елап җибәрдем. Илһам абыйның дус егете мине күтәреп алды да тынычландыра башлады. Чәчәкләр җыеп миңа бирде дә: «Кайткач әниеңә бирерсең», – диде. Ә мин һаман агачларга карыйм, ә алар – авалар, авалар, авалар... менә Илһам абый җырын тәмамлады. Мине күтәреп алды да: «Нәрсә булды, егет?» – диде. «Агачлар ава...» – дидем мышкылдап. Без кайтканда әни шул яңа салына торган өебез янында нидер эшләп йөри иде. Ул миңа карап: «Улым, әллә егылдыңмы?» – дип сорады. Егетләр: «Агачлар авалар дип елады. Бигрәк хисле бала икән», – диделәр. Шунда әни: «Аумыйча соң, җырлап та куйдың Илһам, рәхмәт», – диде.
Алтмыш биш елдан артык вакыт үтсә дә, бу вакыйганы мин еш исемә төшерәм. “Нигә еладым икән?” дигән уйлар да килә иде. Хәзер, олыгаю чорында аңладым – бу Илһам абый моңының күңел кылларын тибрәтүе, тәэсир көченең зур булуын дәлилли.
Илһам абый белән икенче очрашу 1977 нче елда – Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләүче факультетында укыган чагымда булды, Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыям Шакировның улы Флер агрономия факультетында укый. Менә аның ярдәмендә Илһам Шакиров студентлар белән очрашуга килде. Тулай торакның мәҗлесләр залында алма төшәрлек тә урын калмаган. Концерттан соң Илһам абый белән очраштык. Шунда Илһам аңа: «Мин сезнең укытучыларыгыз Мөкәрәмә белән Наил Таҗиевларның улы», – дидем. Илһам абый әти-әниемнең хәл-әхвәлен сорады, сәлам әйтте. Кулымдагы дәфтәрне алып тышлыгының эчке ягына: «Укытучыларымның улы Равилгә истәлек» дип автографын куйды. Мин бәләкәй чактагы теге вакыйганы искә төшереп: «Сабый чагымда чишмә юлында мине күтәреп йөрдегез», – дидем. Хәтере яхшы икән: «Агачлар аумыймы соң анда?» – дип көлеп җибәрде.
Кемгә дә булса бу хатирәләрнең әллә ни әһәмияте юк та кебек тоелыр. Тик... язмыйча кала алмадым. Бөек шәхесебез, халкыбызның легендар улы, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров моңының зур көчкә ия булуы, татар халкының үз улы, милли горурлыгы булган шәхеснең балачагымда гомер буе истә калырлык хатирәләр калдыруы, гомер агышында аның моңы белән рухыбызны сугаруы зур горурлык хисләре уята. Ничек инде шундый җылы, матур истәлекләрне халкым белән уртаклашмаска мөмкин? Шуңа күрә дә, үземнән бигрәк, җырчыбызның матур гамәлләрен чагылдыру өчен яздым бу истәлекләремне.
Равил Таҗиев, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы.
Иске Дөреш авылы.
(Сәхифәне Зәрия Вәлиева әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев