Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйгә танылган шагыйрә, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова килде

Мәдәният йортында булган бу очрашуның җылы шаукымы озак дәвам итәр әле. Гадәттә «тере» язучының үзе белән очрашкач, аның иҗаты белән ныгытып кызыксына башлыйсың. Клара Булатова - минем замандашым. Алтмышынчы еллар башында әдәбият дөньясына яшьлек, мәхәббәт җырчысы буларак килеп керде ул. «Язлар алда» дигән беренче китабы басылып чыккач, без аның шигырьләрен,...

Очрашуларда шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләвенә сокланалар иде!

Чаллы каласында бөек төзелешләр башлангач, шагыйрәнең үзе белән очрашу насыйп булды. Ул инде шактый танылган язучы иде. Редакциядә, тулай торакларда, әдәби түгәрәкләрдә очрашулар вакытында аның шигырьләрен яттан сөйләвен сокланып, күңелләрне кузгата, уйландыра торган чыгышларын мөкиббән китеп тыңлыйлар иде. Китап артыннан китап чыгарды тынгы белмәс, ашкынып иҗат итүче шагыйрә. Татар әдәбиятына югалмаслык зур өлеш керткән илһамлы каләм иясенең җуелмас мирас итеп сакларлык 50дән артык китабы дөнья күрде. Аның бит әле җаны теләп сайлаган һөнәре бар: 52 ел мәктәптә балалар укытты. Хәйран калырлык хезмәт батырлыгы! Татар дөньясының танылган кызы «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Рафаил Төхвәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендеге әдәби премияләр лауреаты дигән шәрәфле исемнәргә лаек булды. Былтыр Клара Булатовага республиканың иң югары бүләге - Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде.

Шигърият бәйрәменә күрше тирә авыллардан да райондашлар килделәр

Менә шушы олпат шәхес Күзкәй мәдәният йортында үзенең иҗатын хөрмәт итүчеләр белән очрашты. Бирегә, зур талант иясе белән очрашуга, күзкәйлеләр генә түгел, Боерган, Калмия, Югары Байлар, Калмаш авылларыннан да шигърият сөючеләр, якын-тирә авыллардагы китапханәчеләр килгән иде. Очрашу кичәсен Күзкәй китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова әзерләгән иде һәм ул аны, җепкә тезгәндәй, бик матур итеп алып барды.

Беренче мизгелләрдән үк кунагыбыз аудиторияне үз «кулына алды»: искиткеч гади, матур тел, аралаша белү осталыгы белән авызына каратып куйды ул. Тавышы акрын, ишетелми дә сыман, шуңадыр залда, кем әйтмешли, чебен очкан тавыш та ишетелерлек. Тынгысыз малай халкы да, йотлыгып, шагыйрә апаларын тыңлый. Әнә шулай башланып китте шигърият мәҗлесе. Шигырь артыннан шигырь агыла. Ул аларны залдагыларга яратып карап, яттан сөйли. Шагыйрәнең, беренче караганда, гади генә тоелган шигырьләрендә күңел тирәнлеге, яшь буынның киләчәге турында тирән борчылу, уйлану, хафалану, хикмәтле тормыш фәлсәфәсе.

Күп тә үтмәде, зал белән ике арада шундый җылы багланыш, дустанә мохит барлыкка килде. Кунагыбыз ял иткән арада, укытучы апалары Назилә Авзалова белән килгән укучы кызлар, хисләнеп, Клара Булатованың шигырьләрен сөйләделәр, Калмаш авылыннан очрашуга махсус килгән балалар Зәринә белән Өмет апаларының балалар өчен язган шигырьләрен сөйләделәр.

Чын-чынлап шигырь бәйрәме булды ул!

Шигърият бәйрәмен оештыруда башлап йөрүчеләр Ринат белән Гөлсинә Зиятдиновлар, баянчы-җырчы Марсель белән Нәсимә Биктимеровлар шагыйрә сүзләренә язылган җырларны башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр. Укытучы-шагыйрә Клара ханым еш кына «Укытучы булу һөнәр генә түгел, бу - чын мөгаллимнәр өчен яшәү рәвеше» дияргә ярата. Гомере буе Күзкәй мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан Зөһрә Маннапова шагыйрәгә иҗаты өчен рәхмәт әйтте. Ул «Сиңа кайтам» шигырен укыды. Темасы да яңа түгел - мәңгелек мәхәббәт турында. Тыңлагач, тамакка төер утыра. Шагыйрә беренче хисләрнең матурлыгын, самимилеген уңышлы табылган чагыштырулар белән күңелләрне уеп алырлык итеп күрсәткән. Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова, язучыны шулкадәр җылы итеп, ихлас котлаганнан соң, сүзне үзе белән килгән авылының җырчы сандугачы Филига Минһаҗевага бирде. Ул яраткан җырларын бүләк итте. Хисләр белән тулган күңелгә болар да өстәмә рухи азык булды.

Шигырь бәйрәменә районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре бөтен коллективы белән килгән иде. Җитәкчеләре Гүзәл Шакирова да татар шигъриятенең йөзек кашы булган Клара Булатовага, иҗади мирасы өчен, районның барлык китап сөючеләре исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Күзкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Венера Гыймазова, авылыбыз кешеләрен зурлап, безнең якларга килеп чыкканы өчен, шагыйрәбезгә ихлас рәхмәтен белдереп, истәлеккә бүләк тапшырды.

Шигърият, бүгенге әдәбият дөньясы турында сүз мул ризыклы чәй өстәле янында дәвам итте. Татар халык ризыкларын китапханә каршында эшләүче «Хатирә» клубына йөрүчеләр әзерләде.

- Бик булган, эшчән кешеләр яши икән бу авылда. Урамнарның чисталыгыннан, өйләрнең-ихаталарның ныклыгыннан, матурлыгыннан да күренә бу. Тагын киләм әле мин монда, - дип тә куйды Клара ханым.

Ул гомере буе кешеләр арасында, алар белән бергә. Кешеләр йөрәгендә учакны аның ихласлыгы, гадилеге, башкаларны олылый белүе һәм, әлбәттә, буй җитмәслек таланты дөрләтә. Аның тынгысыз йөрәге бикләнеп ятарга, тыныч кына яшәргә ирек бирми. Алга таба да аның сүрелмичә, иҗатта януын телисе генә кала.

P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев