Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзкәйдә кандидатлыкка кандидатларның иң лаеклыларына тавыш бирделәр (фото)

Күзкәй авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында Боерган, Калмия һәм Күзкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр тавыш бирде. Участокка беренче булып Боерганнан Хөршидә һәм Әлфия Галиевалар килде. Сәгать 10 га барлык сайлаучыларның якынча 30 проценты тавыш биргән иде. --Кандидатлар күп булса да арадан эш күрсәткәннәрен, Дәүләт Думасында депутат булырга лаеклы дип санаганнарын...

Күзкәй авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында Боерган, Калмия һәм Күзкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр тавыш бирде. Участокка беренче булып Боерганнан Хөршидә һәм Әлфия Галиевалар килде. Сәгать 10 га барлык сайлаучыларның якынча 30 проценты тавыш биргән иде.

--Кандидатлар күп булса да арадан эш күрсәткәннәрен, Дәүләт Думасында депутат булырга лаеклы дип санаганнарын билгеләдем. Сайлагач, безгә-- авыл кешеләренә дә ярдәмнәре тисен иде"-,дип үз фикерен берлдерде Колыш авылыннан килгән Гөлназ Хаматова.

Яңа Байлар авылыннан Резидә һәм Әзһәр Габделхаковлар тавыш бирергә парлап килгәннәр. Резидә ханым озак еллар почтада хат ташучы булып эшләгән, ә Әзһәр "Ярыш" хуҗалыгында бригадир.

--Сайлауларда һәрвакыт катнашып киләбез. Илдә бара торган вакыйгалардан

битараф калып булмый,-- диделәр Габделхаковлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев