Кызларыбыз теннис турнирында сынатмады
Әлмәт шәһәрендә теннис буенча Бөтенроссия турниры булып узды
Әлмәт шәһәрендә теннис буенча Бөтенроссия турниры булып узды. Ярышларда Башкортостан , Чувашия республикаларының ,Ульяновск, Самара өлкәләренең, Татарстанның төрле төбәкләреннән спортчылар катнашты. Ярышларда безнең Тукай районыннан 3 кызыбыз чыгыш ясады, алар күпсанлы спортчылар арасында мактаулы урыннарны яуладылар. Кенәз мәктәбеннән Сабина Сафиуллина катнаш разрядта 5 нче урынны алды. Сосновый Бор бистәсеннән Камилла Гатупова парлы разрядта 3 урынны яулады. Кенәз мәктәбеннән Роксана Пучинина ялгыз разрядта 2 урынга чыкты, шулай ук ул КМС кандидаты булып тора. Ярышларда якташ кызларыбыз беренче олылар разрядына ия булуларын да расладылар. Уңган спортчыларыбызның тренеры Валерий Фәйзуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев