Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытай сәяхәтчесе Казанга атта килеп җиткән

Цзинь Ли, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган шәһәрләргә сәяхәтен дәвам иттереп, Татарстанга килеп җиткән.

Кытай сәяхәтчесе Цзин Ли, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган шәһәрләргә сәяхәтен дәвам иттереп, Казанга килеп җиткән. Бу хакта Инстаграмда, kazanfirst ка сылтама белән, novosti_rt  хәбәр итә.

Цзинь Ли Татарстан чигенә 17 июльдә килеп җиткән. Ул Түбән Әлки авылы кешесендә кунак булырга өлгергән, шулай ук аны Питрәч районының Богородское авылында да күргәннәр. Биш көннән, 22 июльдә, ул Татарстан башкаласына килеп җиткән.

  • Цзин Ли - Россияне атта гизүе белән танылган Кытай сәяхәтчесе. Беренче тапкыр ул Россия буйлап 2008 елда сәяхәт иткән һәм Мәскәүдән Пекинга Олимпия уеннарына барып җиткән. 

Цзин Линың быелгы сәяхәте Карачай-Черкесның Усть-Джегут шәһәрендә 21нче мартта башланган. Ул инде Сочи, Ростов-Дон, Волгоград, Самара шәһәрләрендә булырга өлгергән. Казан - аның маршрутындагы бишенче шәһәр.

Сәяхәтче Түбән Новгородны, Санкт-Петербургны һәм башка шәһәрләрне күрергә җыена. Иң соңыннан ул Мурманск шәһәренә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев