Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кырлар көтә игенчене

Язгы чәчү башланырга күп вакыт калмады. Шушы мөһим эшне башлар алдыннан, һәр елдагыча, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе «Россельхозцентр» оешмасы белән берлектә «Гигант» ҖЧҖ җитештерү кооперативы территориясендә район аграрийларына теоретик һәм практик белем бирү, алдынгы тәҗрибә алмашу максатыннан агроконференция-семинар үткәрде.

Техникалары балкып тора

Агроконференциядә район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, тармак белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгының игенчелек, орлыкчылык, үсемлекчелек тармагы, җир эшкәртү (басу-кыр культурасы) буенча белгечләр һәм дәрәҗәле галимнәр чыгышлар ясады.

«Гигант» җитештерү кооперативы терлекчелек, сөт җитештерү, игенчелек һәм орлыкчылык тармагы буенча республикада алдынгылар сафында. Игенчелек һәм үсемлекчелек тармагында агротехник чараларны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп башкару сәбәпле хуҗалык елның елында югары уңыш ала. Биредә 3615 гектар сөрүлек җиренең һәр карышы рациональ файдаланыла. «Гигант» җитештерү кооперативы белән республикада абруй казанган аграрий – ТРның һәм РФсенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тукай районының почетлы гражданины Риф Имамов җитәкчеклек итә. Директор агроконференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясады, уңышка ирешү серләре белән уртаклашты: «Быел – яз үзгә, басуларда кар тиз эреде. Мин бу хуҗалыкны ике дистә елдан артык (23 ел) җитәклим, шул чор эчендә язның болай иртә килгәне булмады. Ел елга охшамый дип бик дөрес әйтәләр, шуңа да, һәр эшкә алдан аяк киенеп кую кирәк. Без, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләрен иртә башлаган идек, бу – бик яхшы булды. Тырмалау һәм чәчү агрегатлары – әзерлек сызыгына куелды. Эш урыннары, аерым алганда, тракторлар техника белән идарә итүче кадрлар (механизаторлар) белән тулысынча комплектланды. Тулаем алганда без – бар яклап та, тулы составта язгы кыр эшенә әзер. Басу-кыр культурасын, чәчү технологиясен югары таләпләр буенча башкару өчен ашлама, орлык агулау матдәләре тиешле микъдарда сатып алынды. Шушы көннәрдә күпьеллык үләннәр, аннан соң уҗым культураларын тукландыру эшенә керешәчәкбез», – диде Риф Имамов.

Район башлыгы Фаил Камаев ындыр табагындагы тәртипкә, авыл хуҗалыгы техникасының яңа гына «энәдән-җептән» чыккан киемдәй балкып торуларына, аларның үзвакытында төзәтелеп-майлап куелган булуына басым ясады. Ул: «Үрнәк алырлык хуҗалыкка килеп тәҗрибә алмашу, өйрәнү кирәк. “Гигант” җитештерү кооперативы бүгеннән җиң сызганып язгы кыр эшләренә чыгарга әзер. Район җирлегендә хезмәт куючы барлык аграрийлар да шушындый әзерлек сызыгына басарга тиеш. Бүгенгесе көндә бу – көнүзәк мәсьәлә. Агроконференциянең максаты – авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы һәр кеше үтә җаваплы имтиханга – язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзерләнергә һәм аны ни рәвешле үтәргә тиешлеген күрсәтмә материаллар аша аңлату, тәҗрибә алмашу ниятен күздә тотып оештырылды. Шушы югарылыкта оештырылган семинаркиңәшмәгә килгән һәр кеше теоретик яктан да, практика ягыннан да белем алып үз эшенә тиешле нәтиҗә ясар», – дип аграрийларга конференциянең мөһимлеген ассызыклады.

Саклык чараларын күрү мөһим

«Акыллы» техника белән идарә итү өчен белем кирәк. Шуның белән беррәттән, басукырларда техника белән идарә иткәндә, ындыр табагында орлык агулауда саклык чараларын күрү – техника куркынычсызлыгын саклау – тормыш иминлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклауда төп шартларның берсе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече – механизация буенча консультант Газинур Хөснуллин техника куркынычсызлыгын саклауның сәламәтлеккә, тормыш иминлегенә бәйле булуы хакында төпле чыгыш ясалды. Белгеч басу-кырларда техника белән эш иткәндә саклык чаралары күрү турында тәфсилләп сөйләде. Район башлыгы Фаил Камаев: «Орлык агулаучыларның индивидуаль саклану чарасын кулланулары бик мөһим. Эшкә керешкәнче һәр хезмәткәрнең сәламәтлеген кайгыртырга – диспансерлык, медицина күзәтүе (медосмотр) үтүне тиешле югарылыкта башкаруларын оештырырга кирәк. Тукай үзәк хастаханәсе баш врачы белән медосмотрны тиз арада үтү өчен сөйләшүләр алып барылды», – дип аграрийларга сәламәтлекне саклау буенча төпле киңәшен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев