Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыл өстендә калган язмышлар белән эшлибез

Язның соңгы көнендә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. 1935 елның 31 маенда партиянең Үзәк комитеты һәм Халык комиссарлары Советы караучысыз, тәрбиячесез калган балалар, урам балалары белән эш алып бару турында карар кабул итә. Әлеге документ нигезендә дәүләт органнарында махсус оешмалар барлыкка килә, милициядә тәрбиячесез калган балалар белән эш алып баручы аерым бүлекчәләр оештырыла. Моннан тыш, балаларның буш вакытын файдалы уздыру өчен тәрбиячеләр билгеләнә, урамда йөрүче балаларны җыеп, аларны приютларга урнаштыралар.

Яр Чаллыда милициянең балалар бүлмәләре 1965 елны барлыкка килә, 1977 елны балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе оештырыла. Тукай районында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенең беренче җитәкчесе итеп Гүзәл Җәләлова билгеләнә. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсен полиция майоры Әмин Кәримов җитәкли. Биредә барлыгы дүрт хезмәткәр эшли.
Районда 24 мәктәп, 25 балалар бакчасы, 8 ял лагере урнашкан. Алар балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Тулаем алганда, районда 8742 балигъ булмаган бала исәпләнә. Җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләр саны арта. Башка районнардан һәм шәһәрләрдән тагын 9 меңгә якын бала ял лагерьларына килә, авылларга әби-бабалары янына кайтучылар саны да күбәя. 
Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре балаларны яклау көне алдыннан үткәрелүе дә игътибарга лаек. Кайбер кешеләр фикеренчә, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренең төп бурычы – җинаять кылган яшүсмерне табу һәм аңа җәза билгеләү. Ләкин инспекторлар үзләренең бурычы итеп җәзалауны түгел, а балалар һәм яшүсмерләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны, аларга ярдәм итүне куялар. Кирәк булганда исә аларны яклап та чыгалар. Җинаять кылган яшүсмерләрне ачыклау һәм аларга җәза билгеләүдән тыш, бүлек хезмәткәрләре балигъ булмаганнарга карата кылган җинаять эшләрен тикшерәләр. Мәсәлән, 2018 ел башыннан балигъ булмаганнарга карата кылынган 14 җинаять эше теркәлгән һәм ачылган. Ә балигъ булмаганнар тарафыннан закон бозу бер генә тапкыр булган. 
Бүлек хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр арасында профилактик чаралар уздыруга, мәктәп укучылары, ата-аналар белән аңлату эшләре алып баруга аеруча зур игътибар бирә. Бу мәсьәләдә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре районның мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, опека һәм попечительлек органы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, социаль яклау идарәсе, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге белән берлектә эшли.
Ата-аналарның балаларын тиешенчә контрольдә тотмавы – балигъ булмаганнар тарафыннан яисә аларга карата җинаять кылуларның төп сәбәбе, дип билгелиләр инспекторлар. Кеше әйберенә кагылырга ярамаганын, таныш булмаган кешегә ияреп китмәскә кирәклеген һәм башка әхлак һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен балалар әти-әниләреннән ишетеп белергә тиеш. Гадәттә, ата-аналар балаларын аклап, гаепне башка кешеләрдән эзли. Нинди генә гамәл кылса да баласына тәнкыйть сүзен әйтмичә үстергән ата-аналар соңыннан үзләре үк үкенә. Вакытында җәза алмаган бала, ирекне сизеп, алга таба да хокук бозуларын дәвам итәргә мөмкин. Икенче капма-каршы караш – хәлне тулысынча аңлап бетермичә, балага кычкыру, җикеренү, аны гаепле итеп калдыру. Бу очракта балалар йомылып калалар, борчыган проблемаларын сөйләмиләр, үзләре генә яисә иптәшләре ярдәмендә мәсьәләне хәл итү юлларын эзлиләр. Ата-аналар шушыларны аңлап, игътибарлы булып, баланың ышанычын югалтмыйча, аның белән даими рәвештә элемтәдә торсалар, күп бәладән сакланырлар иде. Закон буенча да, балигъ булмаганнарның административ хокук бозулары өчен баласының 16 яше тулганчы тулысынча ата-аналар җаваплы, дип кисәтәләр бүлек хезмәткәрләре. Балаларны һәм яшүсмерләрне ялгышлардан саклап калган өчен, инспекторлар әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре дә ишетә. Бер яшь тукайлы кибеттән шоколад урлаган, аның эше балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышында каралганнан соң, инспекторлар янына бу баланың әнисе килгән. «Хезмәтегез өчен рәхмәт. Улымны вакытында туктаттыгыз. Башка беркайчан да кеше әйберсенә тимәс», – дигән ул. Мондый сүзләрне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп китә, диләр бүлек хезмәткәрләре.
Гомумән, районның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршы алалар. 2018 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча Татарстандагы икенче категорияле 12 район арасында безнең район бүлеге беренче урынны яулаган. Бу белемле, югары һөнәри дәрәҗәле хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсе, дип билгели бүлек җитәкчесе Әмин Кәримов. Җинаятьләрне ачу буенча иң югары күрсәткечләр бүлекнең өлкән инспекторы, полиция майоры Эльмира Нурхәмитовада. Шулай ук бүлекнең инспекторы һәм алыштыргысыз «Полиция Кыш Бабае», полиция капитаны Йолдыз Хәбибуллинның бу нәтиҗәләрдә өлеше бар. Озак еллар районның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеген җитәкләгән Гүзәл Җәләлованың, Гүзәл Гайфуллинаның, Минзилә Нямаеваның, Фирүзә Биктимерованың, бүлек ветераны Нияз Мозаффаровның һәм барлык бүлек хезмәткәрләренең эшләре мактауга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы