Кызыл Юл авылына нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды (фото)
15 июль көнне Кызыл Юл авылына нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан урман аланында Авыл бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә чыгышы белән Кызыл Юл авылыннан булган кунаклар бик күп кайткан иде. Алар үзара аралашып, хәтирәләр яңартып, уеннарда көч сынашып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Әбиләр дә, бәбиләр дә ,абый-апалар, хәтта бабайлар да бик...
15 июль көнне Кызыл Юл авылына нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан урман аланында Авыл бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә чыгышы белән Кызыл Юл авылыннан булган кунаклар бик күп кайткан иде. Алар үзара аралашып, хәтирәләр яңартып, уеннарда көч сынашып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Әбиләр дә, бәбиләр дә ,абый-апалар, хәтта бабайлар да бик актив катнаштылар. Авыр елларда барлык авыллар тарихына кереп калган, кешелекне ачлык, ялангачлыктан саклап калган "Уфалла арбасы"на тере клип күрсәттек. Бу куренешне караганда өлкән буынның гына түгел, яшьләрнен дә күзләрендә яшь иде. Шулай ук Кызыл Юл авылы тарихын сөйләдек, урманнан бәйрәм белән котларга хәтта Шүрәле дә чыкты - курайда уйнап бирде. Шулай ук бу авылда яшәүче иң өлкән кеше, иң яшь бала, алтын туйларын билгеләп үткән парларны зурладык. Чыгышы белән шушы авылдан булган Сәрия Набиуллина җырлары ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм ахырында барлык килгән кунаклар мул табынлы өстәл артында сыйланды, дип хәбәр итә Рузилә Костина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев