Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Куркынычсызлык өчен бишле

Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре, «Куркынычсызлык өчен бишле» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында, район укучылары белән очраштылар. Акциянең төп максаты - һәр көнне «өй - мәктәп» һәм «мәктәп - өй» маршрутын узучы укучыларны гади генә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Укучыларга әлеге маршрутны ничек үтәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай...

Район Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре, «Куркынычсызлык өчен бишле» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында, район укучылары белән очраштылар. Акциянең төп максаты - һәр көнне «өй - мәктәп» һәм «мәктәп - өй» маршрутын узучы укучыларны гади генә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Укучыларга әлеге маршрутны ничек үтәргә кирәклеге аңлатылды. Шулай ук укучыларга юлда, таныш булмаган кешеләр очраганда, үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге аңлатылды, хәтта тормышта килеп чыгардай гадәттән тыш хәлләр уен формасында чынга ашырылды. Балалар үзләре алдында туган авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын эзләделәр. Очрашу ахырында Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре укучыларга юл кагыйдәләрен яхшы өйрәнүләре турында сертификатлар тапшырдылар. Уен формасында үткәрелгән әлеге очрашу һәр баланы кызыксындыра алды, дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Нияз Мозаффаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев