Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле һәм тәмле ярминкәдә!

Ел саен, сентябрь ахырында республиканың барлык шәһәр-районнарында көзге ярминкәләр башлана. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр алып килгән сыйфатлы да, тәмле дә азык-төлек, яшелчә-җимеш, иткә һәм башка төр товарга бу вакытта бәясе дә, ассортименты да яхшы була.

Моны белгән шәһәр халкы, район үзәгендә яшәүчеләр көзге ярминкәләрне көтеп алалар. Дөресен генә әйткәндә, ярминкә сәүдә урыны гына түгел ул. Биредә шәхси хуҗалыклары булганнар, фермерлар, умартачылар, бакчачылар бергә очрашып аралашалар, киңәшләшеп, тәҗрибә белән дә уртаклашалар.

Көне салкынча булса да, җыры, чәе җылытты

Шимбә иртәсе ярминкәгә килүчеләрне су тузаны сыман вак яңгыры, салкынча һава торышы белән каршы алды. Ләкин, халыкны бу бер дә кәефсезләндермәде булса кирәк. Иртәнге сәгать сигездә үк Чаллының «Төзүчеләр» стадионы янында урнашкан сәүдә рәтләре халыктан шау-гөр килә иде.

Тукай районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр белән бергә биредә якын-тирә районнардан, хәтта Самара кебек чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде. Шулай да, үзебезнең район кешеләре сәүдә иткән рәтләр аеруча матур, халык игътибарын кайнар чәйле самавырлары, тәмле коймаклары, үзенчәлекле бизәлеше, халык костюмнарыннан булган сатучылары белән җәлеп итеп, кәефләрне күтәрде. Шулай ук, районның мәдәният учагы артистлары да үзләренең дәртле җырлары белән ярминкәгә килүчеләрне каршы алып, бәйрәм рухы бүләк итте.

«Сатучыга да, алучыга да отышлы»

Ярминкәнең ачылу көнендә бирегә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Гамиров килгән иде. Ул Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин, районның икътисад бүлеге һәм башка белгечләр белән бергә сәүдә рәтләреннән узып, сатуга куелган азык-төлек төрләре, бәяләр белән танышып чыкты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре ел саен үсә, зурая, тагын да күркәмләнә килә. Моны әлеге «Төзүчеләр» стадионы янәшәсендә урнашкан сәүдә мәйданчыгыннан чыгып та әйтергә була. Быел монда яңгырдан саклаучы, җыйнак итеп ясалган сәүдә рәтләре булдырылган. Җитештерүчеләрнең продукцияне ТР авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы киңәш иткән бәядән халыкка җибәрүе дә – куандыра. Әйтик, сөтнең литрын биредә 50 сумнан, йомырканың данәсен 105 сумнан сатып алырга була. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ярминкәдә сату итүчеләргә сәүдә урыннары бушлай бирелә һәм юлга киткән ягулык чыгымнары хөкүмәт тарафыннан тулысынча каплана. Бу сатучыга да, сатып алучыга да отышлы, – диде Алмаз Гамиров, эшлекле сәфәре ахырында.

Ярминкәдә тәкъдим ителүче авыл хуҗалыгы продукциясенең куркынычсызлыгы да мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яр Чаллы территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге белгече Илшат Хәкимов билгеләп үткәнчә, ризыкның сыйфаты өчен борчылырга кирәкми:

Сатылучы барлык төр продукция дә тиешле ветеринарсанитар экспертизаларны уза, азык-төлеккә кагылышлы барлык документлар тикшерелә, – диде ул.

«Ничә сум?»

ярминкәдә бу иң популяр сорауларның берсе булгандыр, шәт. Кая гына барып төртелмә, бар җирдә дә: «Бәрәгенең килограммы ничә сум?», «Балыгыз күпмедән?» – дигәнне ишетми калу мөмкин түгел иде.

Без дә, рәтләр буенча йөреп, кайбер азык-төлеккә булган бәяләрне барлап чыктык. Шулай итеп, ярминкәнең беренче көнендә алар түбәндәгечә иде (бәяләр килограмм өчен): бәрәңге – 30 сум, суган – 35, кишер – 45, кабак – 15, сыер ите (төренә карап) – 350-650 сум, дуңгыз ите – 250-300 сум.

Тавыкның түшкәсе – 320-350, үрдәк – 500-550, каз – 700 сум, какланган каз – 1300, какланган үрдәк – 900 сум. Алманың 5 литрлы чиләге өчен 300 сум, 3 литрлы чиләге өчен 200 сум сорадылар. Грушаның бер килограммы – 250 сум.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ел саен йөрим, калдырмыйм. Биредә күңелле, матур. Әле менә ит, йомырка, алма сатып алдым. Бәяләргә килгәндә, тәгаен генә берни әйтә алмыйм. Чагыштырып йөрим, – диде чаллылы Виктория Гаврилова.

Шәһәрнең ГЭС бистәсендә яшәүче алтмыш биш яшьлек Рәмзия Шакирова ярминкәдән аеруча канәгать булып кайта:

Ай, бигрәк әйбәт. Нәрсә телисең – барысы да бар. Бәяләр дә начар түгел. Сатып алган әйберләргә килгәндә, бераз ит, менә үзем яраткан ике савыт яран гөле алдым. Чүлмәге – 450 сум , – диде Рәмзия апа.

Сату барсын

Бер уңайдан, үзебезнең Тукай районыннан килгән шәхси хуҗалык тотучылар, фермерлар белән дә аралашып алдык. Иң кызыксындырганы әлбәттә – сатуның ничек баруы.

Әгәр дә шушы көнне, шушы урында ярминкә үтә дип еш кына язып торсалар, кеше тагын да күп булыр иде, – дип елмаеп каршы ала безне сыер ите белән сәүдә итүче Айзат Мөхтәров. – Якынтирәдә яшәүче кешеләр килә, әлбәттә. Шәһәрнең башка, ераграк урыннарыннан килүчеләр аз. Чөнки ярминкә урыны автобус, трамвай тукталышыннан ераграк, ә машина бар кешедә дә юк. Сатып алынган әйбер белән тукталышка кадәр менүе авыр. Аеруча өлкән буын кешеләренә. Ә болай, сату бара инде, әкеренләп, – диде ул.

Биклән авылыннан «Сәхәбетдинова» шәхси хуҗалыгының бу ярминкәдә эшләре көр бара. Тавык, үрдәк, каз ите белән биредә сату иткән Илсөяр апаның сүзләренә караганда, ярминкәгә кадәрге атнада да алар 40 түшкәгә якын кош ите сатканнар. Ярминкә көненә исә үз продукцясен тагын да күбрәк алып килгәннәр.

Аллага шөкер, алучылар күп. Безнең үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар, яңалары да барлыкка килә. Алай, бәяләрдән зарланмыйлар. Чөнки, кибеттә дә әйбер арзан түгел, ә ярминкәдә без үз көчебез белән үстергән, яхшылап ашаткан, сыйфатлы ит сатабыз. Алып килгәннне алып китеп баралар, – дип әйтте Илсөяр апа.

Бу атнаның шимбә көнендә дә районыбыз җитештерүчеләре һәммәсен дә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көтеп кала. Аларның эшләре уң, сатулары яхшы барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев