Күңел сандыгыннан
Балачагым хатирәләре
Уйлап карасаң, әти-әни, әби-бабайлар әйтеп калдырган файдалы киңәшләр, канатлы сүзләр – бәяләп бетергесез хәзинә. Аларны тыңлый белеп күңел сандыгына сал да, кирәк чагында ал гына икән!
Тормышта килеп туган теге яки бу мәсьәләне хәл иткән чагында әти-әнием, әбекәйләрем әйтеп калдырган киңәшләрне һәрвакыт искә алалар иде. Җөмләдән, әтиемнең дә, әниемнең дә әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганга алар әниләре һәм әбиләре тәрбиясендә үскәннәр. Шуңа да еш кына аларның: «Әни, әби болай дип сөйли иде... Ата-бабаларыбыз зирәк булган, аларның фикеренә колак салырга кирәк», – дигәннәрен үсмерчакта еш ишетергә туры килде.
Күңелгә нык уелып калган – җәйнең тынны куырып алырлык эссе вакытында – челләдә, үзебезнең чират җиткәч, дүрт көн көтүгә чыктык. Төшкелеккә әни тәмле ризыклар, чәй һәм әйрән китерде. Ризык әле кич белән дә ашалып бетмәгән иде. Ә менә чәй... Эчәргә чәй дә, әйрән дә бетте. Тамак кипте, чыдап булмаслык эсседә эчәсе килә. Миңа җиде-сигез яшьләр чамасы. «Их, бер чүмеч тутырып салкын су эчсәм, дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем», – дим эчемнән генә. Әти: «Бик нык сусаганда ат эчкән җирдән генә суны эч. Ат начар суны эчми. Бу турыда ата-бабаларыбыз әйтеп калдырган», – диде. Галимнәр моны тикшереп караганнар, чынлыкта да ул шулай икән. Ләкин, ни кызганыч, тирә-юньдә бер генә су чыганагы да юк. «Элек, без бала вакытта шушы урында чишмә ургылып чыга иде. Аның “күзе”н һәрвакыт чистартып, карап торырга кирәк. Мал-туар, көтүлек таптап йөри торгач югалган инде», – диде әти, көрсенеп.
«Йөргән аякка җим иярә» – ата-бабадан мирас булып күчкән мәкаль/ Халкыбызның зирәк әйтемен әти-әнием безне үстергәндә еш кулландылар.
Һаман шуңа, көтү көтүгә әйләнеп кайтам. Авылыбыз бик зур. Шәхси хуҗалыклар малларыннан торган алты көтү үзе генә дә ни тора. Шуңа өстәп, республика буенча һәрвакыт алдынгы урында барган «Авангард» колхозхында тавык фабрикасы, меңәрләгән баш асралучы сыер, сарык фермасы да бар. Берничә йөз атлар да булды. Һәм, әйтергә дә оят, саф татар авылында меңләгән баш дуңгыз асрала торган ферма да бар иде. Ярый, дуңгыз көтүгә чыкмый, шул сасы аранында ята. Ә бит сыер, сарык, атка – сәхра булсын да, яшел үлән булсын! Безнең авыл халкы мал асрауга аеруча хирес булды. Каз-кошны әйткән дә юк. авылга икегә бүлеп кечкенә инеш һәм елга агып ята, зур итеп буа буып куйдылар. Мал-туарны сугару өчен, каз-үрдәккә йөзеп, чупырдар өчен бар.
Малны күп итеп асрауның тагын бер хикмәте – колхозда эшләүче халыкның, күбесенең! хезмәт хакы “чыпчык тезеннән” генә. Терлекне күп итеп асрасаң гына тормышны төзек итеп алып бара аласың. Тик, көтү “халкы” – ферманыкы да, шәхси хуҗалыкларныкы да, үләнне сыпырып ашап бетереп бара. Шуңа күрә әтием үз чиратыбыз җиткәч малларны ерак араларга куып алып бара. Ул җирләрдән авыл офыктагы кебек кенә күренә. «Башкалар, әнә, тау артында – авылга якын җирдә генә көтәләр. Без генә инде...» – дип бераз “телләшеп” алганым да хәтердә. Әти шунда: «Балам, йөргән аякка җим иярә”. Мал – кеше күзенә карап тора. Аны ач тотарга ярамый. Без барган җирдә үлән бар. Анда ферма малларын йөртмиләр. Авылдан ерак булгач, башка урам көтүләре анда аяк та басмый», – дип кенә әйтте. Бер әйтте, шуның белән вәссәлам. Башка вакытта бу мәсьәләдә сүз куертып тору булмады. И-й, гомерләр, инде ул вакытлардан соң ярты гасыр гомер үткән. Хәзер, без көтү көткән тирәләрдә җиләклек. Ирем ничә еллар гаиләбезне шунда җир җиләге җыярга йөртте. Хәзер улларым мине әнә шул тау сыртларына җиләккә йөртәләр. Ятып җыйсаң да, утырып җыйсаң да, бихуш.
Бакчада алмалар өлгергәч, кортлыларын бер читкә алып куйдым да: «Болары эшкә ярамый. Ташларга гына инде», – дидем. Әни: «Корт начар алмага төшми, чистартып ашарга була. Әбиләрдән калган сүз», – диде. Ашлама, пестицидлар белән зарарланган җиләк-җимешкә, чынлыкта корт төшми икән.
Иске йорт урынына салыйкмы өйне, әллә яңа нигез корыйкмы? Әти уйга калды. Өлкән туган-тумача белән җыелышып киңәшләштеләр. «Песи кайда йокларга ярата – шул җиргә кор нигезне», – диделәр. Шулай эшләдек тә.
«Кояш сыртыңа төшкәнче йоклама. Иртәрәк ят, әтәчләр белән уянып йокыңнан тор – сәламәт һәм бай булырсың!» Әти белән әнинең еш кабатлый торган гыйбарәләре. Чынлап та, халык мәкалендәгечә: «Иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң бит пешә».
«Яшел үлән, суган ашарга тырыш. Без кычыткан, кузгалак, балтырган, юа, суган кыягы ашадык, шуңа таза булдык», – дип әйтә дип әйтә иде әбием. Яшел төстәге җимеш, яшелчә, үләннәрнең иммунитетны ныгытуын фән дә раслады.
«Аяк астына – җиргә генә карап йөрмә, күккә дә күз сал!» – бусы әнием сүзләре. Шулай эшләп карагыз әле, чынлап та, күккә карагач күңел күтәрелә, ничектер рәхәт булып китә.
«Күбрәк тыңла – синең ике колагың бар, әзрәк сөйлә – телең берәү генә. Шушы сүземне тотсаң, ак сакаллы зирәк картлардай акыллы булырсың!» Кечкенә чагымда, бертуктаусыз тәтелдәп торгач, әби шулай әйткән иде. Җөмләдән, сабый чагымда мин һәрвакыт олыларга үземне кызыксындырган сорауларны бирә идем. Ник берсе шунда: «Баш катырма. Җитәр. Күп сөйлисең. Тәтелдәмә. Юк белән борчып башымны катырма...» дип әйтмәде. Барысы да, белгәне кадәр мине кызыксындырган нәрсәләр хакында тәфсилләп сөйли иде. Рәхмәт барысына да. Әти-әнием, якын һәм ерак туганнарымны, әбиләрне бик яратып һәм хөрмәт белән искә алам. Алар миңа тормыш сабаклары биргәннәр икән бит.
Әти-әнием безгә еш кына: «Авырлык килсә, беркайчан да: “Нишләрмен икән, моны мин башкарып чыга алмыйм”, “Ай, бу – минем көчемнән килми торган эш”... кебек сүзләр белән төшенкелеккә бирелмәгез. Һәрвакыт: “Мин моны эшли алам. Раббым ярдәм итә!» – дип Аллаһка тапшырып, тәвәккәлләп шул проблеманы ерып чыгарга тырышыгыз. Мәсьәләне чишү өчен аның сәбәбенә керешсәң шул вакытта әмәле – аны хәл итү юлы табыла», – дип һәрвакыт киңәшләрен биреп тордылар.
Шунысын да әйтәсем килә, әти-әниемнең безгә ышанычы – белем алуда, тормыш алып баруда зур стимул булды. Шуңа да, ирешкән уңышларыбызда әти-әниемнең өлеше зур. Аны бернинди бизмәнгә салып үлчәп булмый. Өлкәннәр сүзенә, ата-ана киңәшенә һәрвакыт игътибарлы булырга – аларга хөрмәт белән карарга кирәк.
Әби-бабаларыбыз, ана-аналарыбызның зирәк фикерләрен, хәерле-файдалы киңәшләрен тыңлый һәм ишетә белергә һәм аларны тормышта кулланып яшәргә язсын.
Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев