Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күңел көзем кызыл миләш…»

Шушы көннәрдә Калмаш мәдәният йортында “Күңел көзем кызыл миләш” дигән концерт программасы гөрләп узды. Көзге җыр бәйрәменең хуҗабикәсе – Рәкия Ибрагимова. Ул үзенең иҗатташ дуслары белән авылдашларына кабатланмас мизгелләр бүләк итте. Алкышлар, котлаулар,күчтәнәчләр белән, Чаллыдан кайтып,шигри юллар белән матур, күңелле итеп алып барган Рәйхана Шадаева һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Авылыбызның мәдәният ветераннары Гүзәлия Борһанова, Мөнәвир Мосабировлар бу юлы кабатланмас моң, яңа җырлар белән куандырдылар.

Җырчылар Вәсилә Махмудиярова,Фәния Хаҗипова, Гөлбикә ханым да тамашачыга бәйрәм кәефе өстәделәр.

Һәр чарада башлап йөрүче Фәнгать Яхин, Валерий Брицовлар матур тавышлары белән генә түгел оештыру өчен тырышлыклары белән дә сокландырдылар. Рәхмәт аларга. Бәйрәмгә Чаллы шәһәреннән махсус чакырылган кунаклар да бар иде. Һәвәскәр композитор, җырчы Рөстәм Асадуллин популяр җырлары концертка ямь өстәде. Тамашачылар аны алкышларга күмде. Чаллыдан килгән икенче кунагыбыз – Миләүшә Минһаҗова да матур тавышы белән сокландырды. Нәфис сүз остасы Хәмдүнә Раджапова һәрвакыттагыча, халыкны көлдереп күңел ачтырды. Концертта тагын бер бәйрәм – Кәүсәрия Ямалиева сүзләре, Илфат Миннегалиев көенә язылган “Бергәгомергә” дигән җырның премьерасы булды. Рәкыя Ибрагимова бу яңа иҗат җимешен Валерий Брицов белән тәкъдим итте. Автор Кәүсәрия Ямалиеваны һәм җырчыларны тамашачы җылы кабул итте, җырга озын гомер теләде. Рәйханә Шадаева да Кәүсәрия Ямалиеваның шигырьләрен укыды. Апасына иҗади уңышлар теләде. Төрле уеннар үткәреп, халык белән җылы әңгәмәләр алып бару бәйрәмгә җанлылык өстәде. Рәкыянең үзбәк җырына кушылып, залдан менгән Кайрош белән биегән Рәйханәне кул чабып озаттылар. Менә шулай күңелле,җанлы узды Рәкыя Ибрагимованың концерты. Туктаусыз җырлап торган авылдашыбыз матур кием-күлмәкләре белән дә сәхнәгә ямь өстәде. Ә сәхнә искиткеч зәвык белән бизәлгән иде. Көзге байлык – алмалар, кабаклар, чәчәкләр, төсле яфраклар... Резидә Фатихова, Фильзә Яхиналар тырышлыгы белән бизәлгән матурлык сихри көзгә сукмак булган. Соңыннан авыл советы башлыгы Фердинат Шәвәлиев катнашучыларга рәхмәт әйтеп, иҗат уңышлары теләде. Бәйрәмнән соң җыелып өстәл артында чәй эчеп, киләчәккә планнар кордылар. Алда бит яңа бәйрәмнәр, иҗади көрәшләр көтә.

Гөлшат Лотфуллина, Калмаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев