Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көтү көтә безнең егетләр

Мәктәп укучылары җәйге каникулларны ял итәр өчен генә түгел, эшкә урнашып, бераз акча туплар өчен дә көтеп ала. Әйтик, «Ярыш» хуҗалыгы ел да җәй айларында укучыларны эш белән тәэмин итә. Быел биредә 14 укучы эшли. Аларның 10ысы амбарларны калдык бөртекләрдән чистарту, мал торакларын җыештыру кебек эшләрне башкара. Калган дүрт укучы бик җаваплы эштә. Алар көтү көтә. Эрнест Шәрипов, Эльвир Вәлиев, Руслан Карпов, Азат Нәбиевның бу вазифада беренче еллары гына түгел. Араларында дүртенче җәен хезмәт куючылар да бар.

Хуҗалыкта 1500 баш мөгезле эре терлек бар. Маллар көтүгә өчкә бүленеп чыга. Шуның берсе Эрнест Шәрипов карамагында. «Әти-әниләргә кечкенәдән булышам. Мал-туар янында әвәрә килү үземә дә ошап китте. Шуннан соң кулыма чыбыркы тоттым. Башта аны яхшылап шартлатырга өйрәндем. Беренче елны биредә җәй буе эшләдем. Хезмәт хакымнан өйдәге ремонт эшләренә дә өлеш чыгардым. Менә быел да көтү көтәм, – ди 16 яшьлек егет. 
Көтүче булуның бернинди ояты да юк, эшләмичә, ялкау булып үсү яман, ди егет. Бүген ул 250 баш терлек өчен җавап бирә. «Көтүче булу җиңел түгел. Бу бик тә җаваплы эш. Биредә яшь таналар. Аларда көч күп, болын буйлап чабып та китә алалар. Куян, эт кебек җәнлекләргә игътибар итәләр, алар артыннан куып китәргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә бер малны да күздән ычкындырырга ярамый. Сыерлар көтүчедән шүрли. Аларны көтү алдыннан ияртә барырга кирәк. Эссе көннәрдә аеруча авыр. Безне дә, малларны да кигәвен борчый. Сыерларны саклар өчен аларга махсус препарат сиптерәләр – сөт кимүгә юл куярга ярамый. Ә көтүче өчен иң авыры – көн дәвамында аяк өсте булу. Кичкә аяклар арый, сөялләр дә барлыкка килә», – ди Эрнест. Көненә егет җәяүләп 6-9 километр юл уза. Бу күрсәткеч аның кул сәгатендә теркәлеп бара икән.
– Көтү көткән өчен аена 20 мең сум акча түлиләр. Шәһәрдә өлкәннәр дә моның кадәр акча алмый! Яшермим, көтүче булуның матди ягы кызыктыра, – ди Эрнест.
Күзкәй янәшәсендә үк 120 башлык көтүне Руслан Карпов көтә. Бу егеткә 17 яшь. Руслан иртәнге сәгать алтыда йокыдан торып, кичке биштә генә эштән кайта. Ике ел стажы булган көтүче егет хәзер малларның телен дә, кәефен дә яхшы аңлый. «Сыерлар аеруча бәбкә үләне ярата. Шундый урыннарга алып барырга тырышам. Маллар яхшы мөнәсәбәтне дә, начарын да тиз аңлый – тере җан ияләре бит алар», – ди ул.
Руслан Карпов көткән маллар арасында үгез дә бар. Егет аны, яратып, «Мишка» дип йөртә. Русланның сүзләренчә, үгез тыныч холыклы. «Мин аны куркыныч дип кабул итмим. Ул көтүчеләргә үзенә күрә бер ярдәм дә булып тора. Сыерларны бер яктан саклап тора, еракка җибәрми», – ди Руслан. 
Русланның арыдым дип, эшкә чыкмыйча калганы да юк икән. Быел егет 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Укуын Чаллыда яки Казанда дәвам итәргә ниятли. Шуңа күрә сыерлар ял иткәндә телефоннан электрон китап укырга да вакыт таба.
Көтүче егет акча кадерен дә белергә өйрәнгән. «Әти-әни биргән акча җиңел тотылып бетә ул. Ә үзең маңгай тире түгеп алганны бер дә юк-барга әрәм итәсе килми икән. Шуңа күрә хезмәт хакын туңдырма, шоколад кебек тәм-томга да сарыф итмим. Җыеп барам да, уку кирәк-яраклары, башка әйберләр сатып алам. Шәһәрдә беренче ай фатир яллап тору өчен дә әти-әнидән акча сорамыйм. Акча алгач, тагын да тырышыбрак эшлисе килә. Әти-әнигә файда китерү – бәхет. Үземне зурлар кебек хис итәм», – ди ул.
Һәрбер көтүче егетнең үзе белән – букча. Анда – баш киеме, утырып торырга җәймә. Көн дәвамында эчәргә су китереп торалар. Көндезге 11дә көтүгә кайнар аш китерелә. Хуҗалыкта укучыларны бушлай ашаталар.
– Бер баланы да мәҗбүриләп эшләтеп булмый. Үзләренең теләге бар – бу бик яхшы. Хәзерге заман балалары эшләргә бик ашкынып тормый бит. Ул-кызларыбызны хезмәт белән тәрбияли алганга бик сөенәбез. Балаларны үсендерә, мактап эшләтә белергә кирәк, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шайхаттаров.
Билгеле, балигъ булмаган балаларны эшкә алу – зур җаваплылык. Моңа өстәп, бала-чагага авыр эш кушып та, аларны артык сәгать эшләтеп тә булмый. Укучыларны эшкә алуның уңай ягы нидә соң? «Өлкәннәрдән аермалы буларак, аларның шушы хезмәттән башка көндәлек бурычлары юк. Шуңа күрә бар көч-куәтләрен алар шушы эшне башкаруга юнәлтәләр. Шуңа күрә хезмәткә карата җаваплылык та арта, эш нәтиҗәлерәк тә килеп чыга», –ди хуҗалык җитәкчесе.
Ике ел стажы булган Руслан Карпов хәзер малларның телен дә, кәефен дә яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев