Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше белән гел дус булып

Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш һәм хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы уңган кешеләре белән данлыклы. Агыйдел һәм Ык, Мәллә елгалары буенда Республикабызның көнчыгышындагы Мөслим районы урнашкан. Ашкынып аккан дәртле һәм гүзәл Ык, Мәллә елгалары, җырларда җырланган матур әрәмәләре, җиләкле аланнары, шифалы чишмәләре, тал-тирәкле тугайлары, шаулы...

Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш һәм хезмәт сөючәнлеге

белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы уңган кешеләре белән данлыклы.

Агыйдел һәм Ык, Мәллә елгалары буенда Республикабызның

көнчыгышындагы Мөслим районы урнашкан. Ашкынып аккан дәртле һәм

гүзәл Ык, Мәллә елгалары, җырларда җырланган матур әрәмәләре, җиләкле

аланнары, шифалы чишмәләре, тал-тирәкле тугайлары, шаулы урманнары

белән бер күрүдә һәркемне әсир итәрлек төбәк ул.

Без беренче тапкыр ямьле җәй аенда булдык Мөслим районында. Озын юлдан

читтәрәк урман арасындагы, беренче карашка җир шарының иң аулак

урыннарының бурсе булган Бүләк авылына унга якын җиңел машина белән

барып төшү белән мин үземне бу авыл халкы алдында ничектер гәепле итеп

тойдым. Ни өченме? Шундый аклак, шундый тын авыл ул. Әкерен генә җил

искәндә агачларның яфраклары бер берсе белән нидер сөйләшкәне ишетелеп

тора. Кошлар сайрый. Бераз гына тын торсаң кайдадыр бик үк ерак булмаган

җирдә чишмә челтерәвен дә ишетергә бу. Менә шундый тын һәм аулак

авылның тынычлыгын бозып, тузаннар туздырып авылга бердә таныш

булмаган кешеләр килеп төшсен әле. Ләкин безне монда көткәннәр иде.

Безнең килүнең сәбәбе дә хезмәттәшебез Шаймарданов Илмир Зинир

улының исемен мәнгеләштерергә барган идек. Тантанадан соң Мөслимнең

үзенә таба юл алдык. Авылны чыгып киткәндә күңелемнән генә авыл

халкыннан гафу үтендем. "Тынычлыгыгызны бозган өчен ачуланмагыз. "

Урманнар аша, кин басу кырлар аша бара торгач Мөслимнең үзенә килеп

төштек. Монда шул хәтле үк тынычлык юк. Ни дисәңдә район үзәге һәм

үзәккә хас булган ыгы-зыгы сизелеп тора. Ләкин шулайда зур шәһәрләрдән

соң мондада тынлык. Ә урамнарының чисталыгы һәм матурлыгы, сүз белән

генә әйтеп аңлатып бетерерлек түгел. Менә шул вакытта гашыйк булдым да

инде мин Мөслим якларына, аның табигатенә һәм кешеләренә. Анда кешеләр

дә ничектер башка төрле. Аларны күргән саен күрәсе, алар белән аралашкан

саен аралашасы килеп тора. Береренче мәртәбә күреп сөйләшкән кешең

белән дә күптәнге танышлар кебек сөйләшәсең. Менә шунда баргач без

беренче тапкыр Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясынын Мөслим

вәкиллеге житәкчесе Султанов Рушат Җәүдәт улы һәм Мөслим муницепаль

районы башлыгының беренче урынбасары Ахметҗанов Азат Мөҗәхит улы

белән таныштык. Шул вакытта алар безгә кабаттан очрашырга сүз бирде.

_"Бүген бирегә килгән һәр районның вакилләрен без кабаттан 2018нче елның

февралендә район мәданият йортында көтеп калабыз. Без сезнең белән зур

концерт оештырып, Мөслим халкын шаккаттырабыз."-диде Рушат

Җәүдәтович. "Бу тәкъдимне Тукайлар урламас, чөнки аларның район үзәкләре

дә, район мәданият йортлары да юк." - дип ярты шаяру, ярты чын әйткән

сүзләргә үз районының патриоты буларак ул вакытта үпкәләп тә йөрдем әле

бер кавым.

Һәм менә ул көн килеп җитте. 23нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар

көненә багышланган зур концерт була дигән хәбар алгач бик җентекләп

әзерләнә башладык.

Тарихка күз салсак, Ватанны саклаучылар көне - 1922 елның 23 февраленнән

РСФСРда Кызыл Армия һәм Флот көне буларак билгеләнә башлый. 1946

елдан 1993 елга кадәр ул Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көне

буларак бәйрәм ителә. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм "Ватанны

саклаучылар көне" дип билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне

булып санала.

Армияга кагылышы булмаган берәр гайлә яки ир егет бар микән? Солдат

шинеле киеп, хәрби хезмәтне үз җилкәсендә күтәргән һәркем бу бәйрәм

горурланып үткәрелә торганыдыр. Ә сугыш уты эченнән чыкканнарга,

аларның гайләсенә аеруча кадерле бәйрәм булуына шик юк.

Залда кемнәр генә җыелмаган. Барлык буын вәкилләре дә бар. Мөслим

районының Бөек ватан сугышы ватераннары дисеңме, әфган сугышы

ветераннары, десантчылар, пограничниклар, хәрби диңгез флотында хезмәт

иткән егетләр барсыда гайләләре белән кигән бүген бирегә.

Тантаналы минутлар башланды. Залга иң башта Россия фетерациясенң,

Татарстан республикасеның һәм Мөслим муниципаль районының флагларын

чыгардылар. Аннан сәхнә түренә Мөслим районы башлыгы Муллин Рамиль

Хамзович күтәрелде. Ул бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән котлады һәм

бүгенге чараны оештыруга Тукай районының әфган сугышы ветераннарының

да зур олеш кертүен билгеләп үтте. Тантаналы минутлар тәмамланганнан

соң концерт номерлары башланды. Сәхнә түрендә дә шулай ук төрле буын

вәкилләре чыгыш ясады. Безнең Иске Абдул авылы мәданият хезмәткәрләре

укучылар белән әзерләгән "Солдат хаты," дип аталган күренешне халык тын

да алмый карады. Аннан сәхнә түренә Яр Чалла шәһәренең гармунчы

егетләре Бәгзар Фазлиев белән Равил Ахметзанов татар халык көйләренә

тезмә башкарганда да халык тын калды. Концерттан соң фоеда халыкның: "

Чын гармун тавышы ишеттек,"- диеп сөйләшкәне колакка керде. Ә инде

Тукай районының афганчы егетләре белән Минзәләдән Рөстәм абый

Ахметханов "Хуш Гиндукуш" ны башкарганда бөтен зал аяк үрә басып тыңлады. Чөнки бу җыр афганистанда хазмәт иткән егетләрне гимныны әверелде.

Тукай, Сарман, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән

килгән әфганчылар, бәйрәмнең кунаклары гына түгел, актив катнашучылары

да булды.

Күңелләрдә бик озакка калырлык бу кирәкле чараны оештыручыларга ,

бигрәктә Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясынын Мөслим

вәкиллеге житәкчесе Султанов Рушат Җәүдәт улына һәм Мөслим

муниципаль районы башлыгынын беренче урынбасары Ахметҗанов Азат

Мөҗәхит улына, катнашучыларга, килгән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә.

Ватанны саклау һәркемнең бурычы, бурычын үтәгәннәргә һөрмәт күрсәтү,

шулай ук һәркемнең бурычы!

Күңелем сизә бу безнең Мөслим якларында булган соңгы очрашу түгел.

Сезнең якларга килгән саен киләсе. Кешеләрегез белән аралашкан саен

арашасы килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев