Көзге чакырылышта районнан 32 егет армиягә китәргә тиеш
1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Бу юлы хәрби комиссариатка районнан 32 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган. Әлеге мәгълүматны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район хәрби комиссары Рәис Юнысов җиткерде. Бүген авыл җирлекләрендә армиягә бару яшендәге 292 ир-егет исәпләнә. Узган язгы чакырылышта исә 30 егетне хәрби хезмәткә чакыру бурычы куелган булган. Ул...
1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Бу юлы хәрби комиссариатка районнан 32 егетне армиягә җибәрү бурычы куелган. Әлеге мәгълүматны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район хәрби комиссары Рәис Юнысов җиткерде. Бүген авыл җирлекләрендә армиягә бару яшендәге 292 ир-егет исәпләнә. Узган язгы чакырылышта исә 30 егетне хәрби хезмәткә чакыру бурычы куелган булган. Ул вакытта план 133 процентка үтәлеп, армия сафларына 40 егет алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев