Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы «Кояшкай» балалар бакчасында үзенчәлекле җыелыш үтте

Мусабай-Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны һәм аларның әти-әниләрен психолог һәм логопед кабул итте. Кабул итү шәхси консультацияләр формасында оештырылды. Шулай ук белгечләр әти-әниләр алдында гомуми чыгышлар да әзерләгәннәр иде.

Психолог Ләйсән Насыйрова чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: «Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга, авыр очракларда югалып калмаска, кешеләр белән җиңел аралашырга өйрәтәләр». Чынлап та, күпме җылылык, чиста, якты хисләр бүләк итә безгә һәр яңа туган көндә нарасыйларыбыз! Без, әти-әниләрдән, балаларыбыз кайгыртучанлык, дөрес тәрбия, ә иң беренче чиратта, таулар күчерергә, ташлар эретергә сәләтле мәхәббәтебезне көтәләр.

Балаларны тәрбияләүдә төп шарт - бәхетле гаилә. Бәхетле әти-әниләрнең балалары да бәхетле була. Бары үз үрнәгеңдә генә яхшы шәхес тәрбияләп була, минемчә. Баланың күңел «кырына» нәрсә чәчәсең? «Уңышның» сыйфатын чәчелгән «орлыклардан» чыгып күзалларга мөмкин булачак.

Бала тәрбияләүдә мөһим түгел нәрсә юк. Сезнең гаиләдә нинди йолалар, традицияләр бар? Уртак ял вакытын ничек үткәрәсез? Нинди фильмнар карыйсыз, нинди китаплар укыйсыз? Балалар өйдә нәрсә белән шөгыльләнә, үзләренә ниндидер вазифалар йөклисезме? Балаларга мактау, хуплау сүзләре әйтергә онытмыйсызмы?..

«Бала күңеле бәллүр савыт кебек: саксыз кагылсаң, уала. Шуңа күрә, баланың кәефе киткәнен күреп тә, сәбәбен ачыкламый калу дөрес булмас иде.

Бәхетле, үз көченә ышанган, сәләтле, кызыксынучан бала тәрбиялим дисәң, балаңның да нәкъ синең кебек үк шәхес икәнен истән чыгарырга ярамый!

Балаларыбызның «кечкенә дөньясына» хөрмәт белән карасак кына, үзебезнең дә картлыгыбыз кадер-хөрмәттә үтәр диеп өметләнә алабыз», - диеп йомгаклады үзенең чыгышын Ләйсән Каюм кызы.

Әти-әниләрнең күңеленә Людмила Володинаның чыгышы да бик хуш килде. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен дөрес формалаштыру, авазларның дөрес әйтелешен өйрәтү бик актуаль мәсьәлә булып кала бирә.

«Балаларның авазларны дөрес әйтүенә кечкенәдән игътибар бирергә кирәк, чөнки бу кечкенә ялгышларның киләчәктә зур шәхси проблемага әйләнүе мөмкин. Авазларны дөрес әйтү балаларның сәламәтлегенә дә зур йогынты ясый», - дигән сүзләр белән әти-әниләргә мөрәҗәгать итте Людмила Ильинична.

Чыгышлары барышында белгечләр әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә кулланырга мөмкин булган психологик алымнар белән таныштырды, балаларның сөйләм телендә очрый торган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә торган кайбер кызыклы алымнарга өйрәтте.

Әти-әниләр рольле уеннарда да бик теләп катнаштылар. Бу чарадан бакча хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә, белгечләр үзләре дә канәгать калды, дип хәбәр итте безгә Мусабай-Завод авылы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Лилия Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев