Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус йоктыручылар саны кими башлады!

Ниһаять, көтелгән яңалык!

Русиядә коронавирус таралу буенча чикләү чараларын акрынлап юкка чыгарачаклар. Киңкүләм чаралар уздыруны тыю соңгы чиратта, вирус бөтенләй янамаса гына юкка чыгачак. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте.

Чикләү чараларын туктатуның соңгы ноктасы - киңкүләм чаралар уздыру булачак. Беренче булып нинди чикләүләрне алачаклары 12 майдан соң билгеле булачак. Кайбер чикләү чаралары вакцина барлыкка килгәнче гамәлдә булачак.

Гомумән алганда, Русиядә вирус йоктыручылар саны азая башлады. Әмма тынычланырга һәм урамга чыгарга әлегә иртә, ди белгеч.

Тыюларның бетерелүе күбесенчә кешеләрнең үзләреннән торачак. Әгәр үзизоляция режимын бозу очраклары булса, авыручылар артачак, бу, үз чиратында, чикләү чараларын көчәйтүгә этәрергә мөмкин.

Кызыл Таң Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев