Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһы...

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның
Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына
МӨРӘҖӘГАТЕ

Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһы тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм дин ара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.

Күпләгән милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәп килүче Татарстанда Корбан бәйрәме башка мөселман, христиан һәм яһүд бәйрәмнәре кебек үк зурлап уздырыла. Шул ук вакытта кунакчыллык, хәйриячелек һәм якыннарны кайгырту традицияләре үзгәрешсез кала. Республика мөселманнарының ишекләре һәм йөрәкләре чын дуслар һәм изге тантана шатлыгын уртаклашырга теләүче һәркем өчен ачык.

Әлеге Корбан бәйрәме тагын да мул һәм юмарт булсын! Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, аның изге эшләрегездә ярдәм бирүен телим!

Бәйрәм белән хөрмәтле татарстанлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев