Колорадо коңгызы белән тукайлылар ничек көрәшә ?
Элек бәрәңгенең төбен йомшартып өйгәч, көзгә кадәр аның турында оныта идек, дип сөйли өлкән буын апа-абыйлар. Ә хәзер бәрәңге баш төртү белән колорадо коңгызлары да "утырып чыга" дияргә була. Газета укучыларыбыз бу корткычларга каршы ничек көрәшә икән? Сорашуыбыз шул хакта. Тәслимә Исламова (Новотроиөкое): "Престиж" белән эшкәртеп утырттык. Шуңадырмы, бүгенгә бакчада...
Элек бәрәңгенең төбен йомшартып өйгәч, көзгә кадәр аның турында оныта идек, дип сөйли өлкән буын апа-абыйлар. Ә хәзер бәрәңге баш төртү белән колорадо коңгызлары да "утырып чыга" дияргә була. Газета укучыларыбыз бу корткычларга каршы ничек көрәшә икән? Сорашуыбыз шул хакта.
Тәслимә Исламова (Новотроиөкое): "Престиж" белән эшкәртеп утырттык. Шуңадырмы, бүгенгә бакчада корталар юк. Былтыр да шулай эшләгән идек, колорадский күренмәде, диярлек.
Айгөл Гәрәйшина (Сәет): Инде 5-6 ел рәттән утыртканда ук агулыйбыз. Булган кортлар да үлеп бара. Аллага шөкер, сәламәтлеккә зыянын күрмәдек моңарчы.
Ландыш Шәрәпова (Яңа поселогы):Мин белемем буенча яшелчә белгече. Агулап утыртам. Һәм бу эшне болай дип аңлыйм: агуланган күзәнәктән дару сабакка китә, аннары бәрәңге тамыр җибәрә, анда яңа бәрәңгеләр үсә. Шулай итеп, агу сабакка китеп бетә, дип саныйм. Августта, чәчәк атып беткәч, бәрәңгедә корт күренә башлый. Димәк, агу чыгып беткән, дигән сүз. Башка елларны өчәр кат агуларга туры килгәнне истә тотып, инде ике ел рәттән агулыйбыз.
Нурия Абдуллина (Яңа поселогы) : Беркайчан да агулаганым юк. Корт та ашамаган бәрәңгене ничек итеп без ашыйк инде?! Җиләк-җимеш бакчасын да агуламыйбыз. Корт күренсә, кул белән җыям. Яфрак астында йомыркасы булса, яфрагын өзеп җыям. Бакчабыз зур түгел, көн саен бер йөреп чыгарга була. Агуның зыяны соңрак та күренергә мөмкин бит, шуңа оныкларыма, мөмкин булганча, чиста ризык ашатасы килә. Болай да бик күп химик матдәләр кулланабыз ич, без белми ашаганы, эчкәне, сулаганы да күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев