Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кнәзлеләр наркотикларга каршы

«Наркотик» сүзе грекча «оеп калу, сиземләү бетү» дигән сүз. Төп билгесе - психик бәйлелек. Бу шундый халәт: кулланылган матдә канәгатьләндерү тудыра һәм психик яктан күңел күтәренкелеге бирә. Үзенә начар булудан котылу өчен, организм даими матдә кертеп торуны сорый. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар...

«Наркотик» сүзе грекча «оеп калу, сиземләү бетү» дигән сүз. Төп билгесе - психик бәйлелек. Бу шундый халәт: кулланылган матдә канәгатьләндерү тудыра һәм психик яктан күңел күтәренкелеге бирә. Үзенә начар булудан котылу өчен, организм даими матдә кертеп торуны сорый. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар «наркомания» дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен даими ихтыяҗга әверелә.

Кнәз авыл җирлегендә наркотикларга гына түгел, алкогольле эчемлекләр һәм тәмәке тартуга каршы акцияләр дә еш уздырылып килә. Шундый акцияләрнең берсе турында хәбәрчебез Тамара Тузеева язып җибәрде.

- «Татарстан» совхозы поселогының үзәк мәйданында Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән берлектә, «Наркотикларга - юк!» дип исемләнгән наркотикларга каршы акция уздырдылар. Акция кысаларында авыл халкына 80нән артык наркотикларга каршы торуга өндәүче мәгълүмати буклетлар таратылды. Шулай ук авыл яшьләренә, балаларга наркотикларның зарарлы матдә булуы турында тагын бер кат аңлатылды. Хәзерге тынгысыз чорда наркомания көнүзәк мәсьәләрнең берсе булып тора. Әлеге мәсьәләгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итүне авыл халкы бик хуплады, - диелгән иде хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев