Кнәз һәм Мәләкәс авыл җирлекләрендә бөек бәйрәм алдыннан агачлар утырттылар
«Җиңү агачы утырт» дип аталган бөтенроссия акциясе кысаларында узган шимбәдә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел патруль» балалар берләшмәсе һәм «Ватан» патриотик клубы әгъзалары мәдәният йорты территориясенә 45 агач утырттылар.
Зәңгәр чыршы үсентеләрен авыл җирлегенең сугыш хәрәкәтләре ветераннары рәисе Фәнис Хаҗиев алып кайтты. «Җиңү агачы утырт» акциясе һәр ел саен 9 Май алдыннан оештырыла. Ул яшь буында рухи, әхлакый, патриотик хисләр тәрбияләү белән беррәттән экологик проблемаларга, тирә-як мохитне саклауга да игътибарны юнәлтә. Кнәз авыл җирлегендә дә чарада катнашкан балалар табигатьне сакларга кирәклеген, сугышта башларын салган бабайлар, тылда хезмәт куйган әбиләр истәлеген югалтмаска кирәклеген ул көнне тагын бер кат күңелләренә салдылар. Шунысы да мөһим, берничә елдан балалар үзләре утырткан агачларны үз балаларына да күрсәтә алачаклар. Без сугышта һәлак булган һәр солдатның истәлеген агач утыртып мәңгеләштерүне максат итеп куябыз, дип яза хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Шул ук көнне, 23 апрельдә, Мәләкәс авылында да агач утырту акциясе үтте. Ул көнне Мәләкәскә агач утыртырга 15 автомобильгә төялеп Яр Чаллының 37нче балалар бакчасыннан чыгарылыш төркеме килде. Алар груша һәм имән үсентеләре утыртты, шулай итеп авыл туризмын оештыруга үзләреннән өлеш кертте. Агачлар авылдашларның яраткан ял итү урынында - буа буенда урын алды. Бу урын үзенең тарихын саклый - биредә кайчандыр җиләк-җимеш бакчасы булган. Буаның исеме дә «Яшелчә» дип атала. Бирегә ул көнне барлыгы 280 төп агач утыртылды. Ул көнне шулай ук урамнарда бик күп үсентеләр утыртылды, дип хәбәр итә акцияне оештыручы Эльвира Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев