Кнәз авылы мәктәбе укучылары морза балында катнаштылар
«Штурм» сугышчан-патриот оешмасы яклаучылары булышлыгы белән Алабуга районы Поспелово авыл җирлегендә «Җанлы бәйләнеш» («Живая связь») проектын тормышка ашыру кысаларында морза балы (дворянский бал) булып узды.
Бәйгедә Чаллы шәһәренең 49нчы, 82нче мәктәп укучылары, «Калкан» полиция мәктәбе кадетлары, Кнәз авылы һәм Поспелово авылы мәктәбе балалары катнашты. Әлеге чараның төп максаты - кече шәһәр һәм авыл яшүсмерләре арасында әхлакый-культуралы мохит формалаштыру, югалтылган кыйммәтләрне торгызу һәм культуралы ялның берсе - онытылып барган балларны тергезү булып тора.
Балны тантаналы шартларда вальс ачып җибәрде. Аннары һәр мәктәпнең укучылары үзләренең биюләрен тәкъдим иттеләр.
Авыл мәктәбе укучыларының шундый кызыклы проектта катнашу һәм сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге беренче тапкыр гына булды. Әлеге проект кысаларында малайларга аларның үз үлчәмнәре буенча фраклар, кызларга бал күлмәкләре бушлай тегелде. Һәр парны компетентлы жюри әгъзалары бәяләде. Әлеге бәйге ахырында мәктәп укучыларына медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасын ачык төстәге сурәт тамашасы һәм су анимациясе бизәде. Бал тәмамланганнан соң бөтен катнашучылар фуршетка чакырылды. Чарага бәйрәм салюты йомгак ясады, дип хәбәр итә балда катнашкан Кнәз мәктәбе укучыларының ата-аналары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев