Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Клуб ремонтлана, бакча төзелә

Район башлыгы Фаил Камаев бүген районда бара торган эре төзелеш объектларына чыкты. Ул Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы төзелешен, Кече Шилнәдә клуб төзекләндерүне карады. 

Бакча «Демография» милли проекты кысаларында сафка баса. Ул 6 төркемдә 140 баланы сыйдырачак. Бирегә Әҗмәкәйнең үзеннән һәм Яңа поселогыннан сабыйлар йөриячәк. Әҗмәкәйдә бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге 80 бала исәпләнә. Шулай ук персонал да барлана. Монда 38 эш урыны булыр дип планлаштырыла. Фаил Камаев хезмәткәрләрнең беренче чиратта Әҗмәкәй авыл җирлегеннән булуына игътибар итәргә кушты. Балалар бакчасын 1 июльгә тапшыру ниятләнә. 
Кече Шилнәдә мәдәният йорты республика программасы кысаларында ремонтлана. Әйтергә кирәк, районда соңгы елларда мәдәният учреждениеләре капиталь төзекләндерелә башлады, берничә купфункцияле үзәк төзелде. Ләкин әле ремонтлыйсылары да күп. Чөнки аларның күпчелеге Совет чорында төзелгән, шул вакытлардан бирле кул тимәгән. Кече Шилнә – иң эре җирлекләрнең берсе. Мондагы мәдәният йорты бик нык тузган иде. «Ремонттан соң ул бөтенләй яңа төс алачак, дизайны да бик зәвыклы булачак, бина авылның үзәген бизәп торачак», – дип белдерде Фаил Камаев. Әлеге объект исә август азагына әзер булырга тиеш. 
Болардан тыш, Ильбухтино авылында федераль программа буенча яңа клуб төзелә. Аны көзгә ачу планлаштырыла. Нефтебаза поселогында балалар бакчасының иске бинасы муниципаль архив өчен реконструкцияләнә. Ул региональ программага кертелгән. Шулай ук Түбән Суыксуда эре төзелеш башланды. Анда универсаль спортзал барлыкка киләчәк. Бетон эшләре инде төгәлләнә, объектны тапшыру көзгә планлаштырыла. 

 / Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев