ККТ куллануны катгый контрольгә алу: кагыйдә бозучыларга яңа чикләүләр кертелә
Россиядә онлайн-кассалар куллану кагыйдәләре кискен катгыйландырырга мөмкин: системалы рәвештә бозучыларга сайтларны блоклау, интернетта сатуны тыю һәм зур сәүдә үзәкләрендә эшләүдән мәхрүм итү кебек чаралар карала. Шул ук вакытта хакимият акчасыз түләүләр аша яшерелгән миллиардларча сум керемне дә контрольгә алырга ниятли.
Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе 23 мартта контроль-касса техникасы (ККТ) турындагы канунга төзәтмәләрне караячак. Алар онлайн-кассалар кулланылышын контрольдә тотуны катгыйландыруга юнәлтелгән. «Коммерсантъ» хәбәр итүенчә, документның инициаторы РФ Финанс министрлыгы.
Төп яңалыкларның берсе – системалы рәвештә кагыйдә бозучылар реестрын булдыру. Аны Федераль салым хезмәте алып барачак. Әлеге исемлеккә онлайн-кассалар кулланудан аңлы рәвештә баш тартучы эшмәкәрләр һәм компанияләр кертеләчәк. Мәсәлән, ел дәвамында ККТ булмау сәбәпле кимендә ике тапкыр җаваплылыкка тартылган яки мондый очраклар саны теркәлгән кассаларның 20 процентына җиткән (ләкин икедән ким түгел) очракта. Яңа хокук бозулар өч ай дәвамында теркәлмәсә, реестрдан чыгару мөмкин булачак.
Реестрга эләгү җитди чикләүләргә китерәчәк. Аерым алганда, кагыйдә бозучыларга товарларны дистанцион сату тыелачак — таләпләр үтәлмәгән очракта, аларның сайтлары суд карарыннан башка да блокланырга мөмкин. Моннан тыш, аларга зур сәүдә үзәкләрендә (мәйданы 3 мең кв. м дан артык һәм кимендә ун арендаторы булган) арендага урын алу тыелачак. Мондый объект хуҗалары арендаторының теркәлгән кассасы барлыгын һәм реестрда булмавын тикшерергә тиеш булачак, киресенчә булганда, аренда килешүен өзү мәҗбүри.
Шулай ук закон проекты акчасыз исәп-хисаптан кергән табышны контрольдә тотуны көчәйтүне күздә тота. Хәзерге вакытта мондый керемнәрнең бер өлеше касса аша узмый һәм хисапларда чагылмый. Үзәк банк мәгълүматлары буенча, 2024 елда акчасыз түләүләр күләме белән чекларда күрсәтелгән суммалар арасындагы аерма якынча 4,5 трлн сум тәшкил иткән, һәм бу сумманың өчтән бере декларацияләнми.
Шуңа бәйле рәвештә, банкларга клиентларның эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән акчасыз исәп-хисаплары турында мәгълүматны салым хезмәтенә тапшыру бурычы йөкләү тәкъдим ителә. Ә сатып алучыларга касса чеклары ФНС аша җибәреләчәк. Чекларда акчасыз түләү идентификаторы күрсәтелергә тиеш. Финанс министрлыгында бу чаралар өч ел эчендә өстәмә рәвештә якынча 100 млрд сум салым җыярга мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар.
Белгечләр фикеренчә, яңа кагыйдәләр акчасыз керемнәрне яшерү мөмкинлеген юкка чыгарачак һәм зур сәүдә үзәкләрендәге күләгә нокталарын киметәчәк. Намуслы бизнес өчен көндәшлек шартлары тигезләнәчәк. Шул ук вакытта юристлар реестрга кертү һәм аннан чыгару критерийларының төгәл һәм гадел эшләве мөһимлеген ассызыклый, чөнки гадел эшләүче эшмәкәрләр дә басым астында калырга мөмкин. Шулай ук әлеге реестрны кулланучылар өчен ачык итәргә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев