Китте остаз, мәңгелеккә китте, алтынга тиң мирас калдырып
Күзкәй авылы китапханәсендә авылдашыбыз, кызыклы, затлы шәхес, РСФСРның атказанган укытучысы, 18 китап авторы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевне искә алу кичәсе үткәрелде. Анда аның төрле елларда белем алган шәкертләре, хөрмәтле һәм рәхмәтле авылдашлары килгән иде.
Шушы көннәрдә ул, 95 яшен тутырып, зур әдәби мирас калдырып, бакыйлыкка күчте. Лаеклы ялга чыккач, авылдашыбыз Түбән Камага күчеп киткән иде. Әмма ул авылга, гомере буе эшләгән мәктәбенә еш кайтып йөрде. Җәсәден дә туган туфрагы куенына салдылар.
Хезмәте бәя биреп бетергесез Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевнең. Заманында җаны-тәне белән тырышып белем биргән укучылары кемнәр генә булып чыкмаган: фән кандидатлары, төрле тармак җитәкчеләре, язучылар, физика-математика укытучылары һ.б. Аның язучылык хезмәте шәҗәрәсендә аерым урын алып тора.
Лаеклы ялга чыккач, мәгънәле гомер кичерүче Галимҗан ага кулына каләм ала. «Авылым адымнары» дигән беренче китабы 1998 елда дөнья күрә. Аннары ул авыл, мәктәп, театр тарихын җентекләп өйрәнеп, «Күзкәем», «Күзкәй мәктәбе», «Күзкәй театры» дигән китапларын чыгарды. «Сугыш еллары көндәлекләре», «Солдат хатлары», «Мәхәббәт маҗаралары» - өлкән буыннар өчен сагышлы истәлекләр дөньясы, яшьләргә тормыш сабагы алырлык үзе бер мәктәп. Аннары ел саен диярлек бер китабы дөнья күрде. Ә бит аларга күпме хезмәт, күпме кеше язмышлары, вакыйгалар кергән...
...Хәтеремдә әле: 20 еллап элек аның «Алчәчәк белән Гөлчәчәк» дастаны басылып чыкты. Гыйбрәтле, матур әсәр. Күзкәй мәктәбендә шул уңайдан Галимҗан абый белән очрашу булды. Менә шунда ул 3 сәгатькә сузылган «мәхәббәт дәресе» үткәрде. Тел байлыгы, сөйләмендә вакыйгалар тыгызлыгы искитмәле иде. Залдагы ата-аналар, хәтта үсмер балалар аны тын да алмый тыңлады. Чөнки ул мәңгелек мәхәббәт темасын рухият тауларына күтәрде, залдагыларны саф чишмәдәй илһамият дөньясында гиздерде, башкаларны да шунда - багланышлар сафлыгына әйдәде.
Галимҗан Вәлиев «Татар халык иҗаты», «Татар халык җырлары», «Мең дә бер фикер» китапларында милли йолаларыбызны, борынгы җырларыбызны мәңгеләштереп калдырды. Ул соңгы сулышына кадәр Укытучы булып калды. Милләт укытучысы. Лаеклы ялга чыккач, эзләнеп-казынып, 18 китап язып чыгару - бәя биреп бетергесез зур хезмәт. 90 яшькә җиткән каләм иясенә юкка гына «Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы» дигән югары кимальдәге исем бирелмәде һәм ул аңа бик тә лаек иде...
Китапханә өстәлендә әдипнең барлык китаплары тезеп куелган. Укучыларына, бигрәк тә авылдашларына, җуелмас мирас калдырган остаз. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова ул китапларга күзәтү ясады, ә шәкертләре мәктәп елларындагы абыйлары белән бәйле истәлекләрен уртаклаштылар. Кадерле кунак итеп, Галимҗан ага белән бергә эшләгән укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әмиров чакырылган иде. «Бик укымышлы, зыялы, туры сүзле, ярдәмчел кеше иде. Барыбыз да аннан үрнәк алырга тырыштык», - дип искә алды ул хезмәттәшен.

Марсель Биктимеров, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре:
- Алтынчы сыйныфтан физика укытты. Һәр дәресендә сихри бер дөнья ачар иде. Теманы күңелгә ярып сала. Дәрескә әзерләнеп килмәгән укучыга беркайчан да «2»ле куймады. «Утырып тор әле, бар», - дияр иде. Үсмерне үзенә тиң шәхес итеп карады, беркайчан кимсетмәде, тавышын күтәрмәде. Без Галимҗан абыйның дәресләрен көтеп ала идек.
Ринат Зыятдинов, отставкадагы подполковник:
- Дәрес темасын шундый оста итеп, тормыштан мисаллар китереп аңлата. Җор телле, авызына каратып куяр иде. Дәрестә бер мизгелгә дә фикер читкә китми. Бер төрле генә түгел иде ул: бер караганда, синең яшьтәшеңә, сабакташ-фикердәшеңә әйләнә, икенче караганда, буй җитмәслек биеклеккә әверелә. Шуның белән магниттай үзенә тарткандыр ул безне. Ул бит әле авылда үзешчән сәнгатьтә дә катнаша иде: скрипкада уйный, оста алып баручы да...
Тәгъзимә Гыйздетдинова, эколог:
- Галимҗан абыйның балалары белән бергә үстем мин. Гаиләдә биш бала, гаять әдәпле, белдекле, күп укыйлар иде. Аларның коесына суга йөрдек. Без күнекмәгән бит, алар чөгендер, кишер согы эчәләр, чаңгыга басалар. Абый үзе искиткеч итеп турникта уйный иде. Кышларын гел чаңгыда. Дәресләренә яратып йөри идек. Укучы белән шулкадәр исәпләшә иде ул, беркайчан да ял көннәренә өй эше бирмәде.
Кәүсәрия Хафизова, авылның ветераннар советы рәисе:
- Әле бу очрашуга килер алдыннан гына Галимҗан абыйның «Язмыш серләре» китабын тагын бер тапкыр укып чыктым. Саф мәхәббәт, гаилә ныклыгы, аның сере нәрсәдә? Тема шулкадәр калку итеп сурәтләнгән. Әхлакый кыйбла, өлкәннәрне олылау, саклау... Анда үзеңә өлге итеп алырлык мизгелләр, инандырырлык мисаллар күп.
Гөлсинә Зыятдинова, медик:
- Бәндәне язмыш йөртә, диюләре хактыр. Галимҗан абый, пенсиягә чыккач, мин яши торган Түбән Кама каласына күчеп килде. Остазыбызны больницада очраттым. Йөрәген тикшертергә килгән иде. Аның киләчәккә планнарын, хыялларын хәйран калып тыңладым. Менә ул яшәү көче, бер дә бу шәхесне гомер көзенә таба баручы димәссең. Чыннан да, озын гомерле булды ул, яшим дип яскынып яшәде, күпме әдәби мирасы калды безгә.
Гөлсинә Билалова, Тулбай авылыннан, күп еллар китапханәче булып эшләгән:
- Абый безгә астрономиядән керә иде. «Егетләр белән капка төбендә торганда күккә, йолдызларга да карагыз. Анда үзе бер кызыклы дөнья», - дияр иде. Дәресләрен искиткеч мавыктыргыч итә белде ул.
Шамилә Шәйхетдинова, ветеран укытучы:
- Галимҗан абый минем укытучым, үзем дә, аның үрнәгендә, физика-математика белгечлеген сайладым. Ул гомерем буе минем остазым булып калды. Укыта башлагач та, белем бирүдә ниндидер яңалык эзләп, мәсьәләләр чишүдә төрле юллар куллану мөмкинлекләрен табарга, бирү максатыннан тәҗрибә уртаклашырга, аннан өйрәнергә укытучым янында еш була идем. Аннары да без укытучым белән гел аралашып, хәл белешеп яшәдек. Олы яшьтә иде бит инде, аның эшчәнлегенә, вакытның минутын да әрәм итмәскә тырышып яшәвенә соклана идем. Китап артыннан китап чыгарды. Шөкер, бу эшендә инде мин аңа кулдан килгән ярдәмемне күрсәттем: типография белән ике арада йөреп тордым (мәшәкате күп аның), басылып чыккан китапларын тарату, авыл тарихын язганда материаллар туплауда булыштым. Ул миңа рәхмәтле иде, ә мин, ниһаять, остазыма аз булса да булыша алуыма шат идем. Әтием кебек иде миңа укытучым Галимҗан абый.
Истәлекләр, истәлекләр... Очрашуда алар арасында гизеп, без инде остазның авылыбыз зиратына - мәңгелек йортына кайтуын да оныттык. Әйтерсең лә ул арабызда, гадәттәгечә, елмаеп сөйләшеп утыра. Яраткан шагыйрем Кадыйр Сибгатуллин бер шигырендә: «Шушы җирдә бик каласым килә, бер югалмый торган җыр булып» дип язган иде. Безнең Галимҗан абый да җирдә җуелмас эзе калырлык итеп яшәде, иҗтиһат итте. Урыны җәннәттә, кабере күңеле кебек якты булсын.
Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев