Китапханә – минем язмышым...
Китаплар илендә – ярты гасыр.
Күзкәй китапханәсендә берәр чара үтсә, бөтен эшне калдырып, юлга чыгам мин. Тәнзилә апа янына. Ә ул, ярты гасыр гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган, «китапларым, укучыларым» дип җан атып яшәүче күркәм ханым – Тәнзилә Шәйхнурова. Уйлап кына карагыз әле : 1 сентябрьдә Тәнзилә апаның Күзкәй китапханәсенә эшкә килүенә төгәл илле ел! Күпме юллар узылган, күпме укучылар чыгарылган, күпме китап укылган, кичәләр , очрашулар уздырылган, ә хезмәт кенәгәсендә бер генә язма, эшкә урнашуы хакында. Менә кайда ул, яраткан хезмәтеңә тугрылык?! Тәнзилә апаны Тукай районында белмәгән кеше юктыр ла?! Чөнки нинди генә чара оештырылмасын, ул беренчеләрдән булып катнаша, җиңә, район данын республика күләмендә яклый, аның үрнәгендә башка китапханәчеләр өйрәнә, Тәнзилә апа өлге булып, юл ярып бара дисәм дә, арттыру булмас. Алай гына да түгел, зур чараларда катнашырга укучыларын да җәлеп итә һәм алар бик еш җиңүче урыннарны яулыйлар. Тәнзилә апаның күп кенә үткәргән әдәби кичәләрен күргәнем, аларда үземнең дә катнашканым бар. Йөз еллык тарихы булган китапханәсендә кеше бер дә өзелми аның. Кайчан гына барып кермә, hәрвакыт ишеге ачык булыр. Чисталык, тәртип, җылы мохит җәлеп итәр. Анда китап укучылар өчен бар шартлар да тудырылган, зал компьютер белән җиhазландырылган, интернет челтәренә тоташтырылган. Мәктәп укучысымы, студентмы, өлкән буын кешесеме – hәркайсына аерым бүлекләр бар. Тәнзилә апа китап дөньясына кереп чумган да, кайный шунда. Күп белә, күп укый, hаман өйрәнә, эзләнә. Китап укучылары– балалар булса, бай фантазиясен эшкә җигә. Кыскасы, яши ул яраткан хезмәте белән. Йөрәге аша үткәрә. Һәр чарасына, очрашуга җентекләп әзерләнә. Катнашучыларның күңелләре булсын дип, күчтәнәчләрен ала. Ул язучылар белән үткәрелгән очрашуларны әйтәсезме?!
Туфан Миңнуллинга кадәр килде бит Күзкәй китапханәсенә! Вахит Имамов, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Риф Гатауллин кебек олуг язучыларны, шагыйрьләрне, композиторларны чакырып, клуб тулы халык алдында әдәби кичәләр үткәрүе тырышлык, оештыру сәләтен генә түгел, дуслык җепләрен булдыру, әдәбият, сәнгать кешеләре белән китап укучылар арасына күпер салу, үзенең дә алар белән тыгыз иҗади элемтәдә торуы турында да сөйли бит! Соңгы елларда иң күп китап чыгаручы язучы Зифа Кадыйрова исә, Күзкәй китапханәсенең еш кунагы. Авыл халкы өчен менә кайда ул җылы учак яна! Шуңа да , китапханәсендә гел кеше булыр. Ул аларга менә бу китапны карагыз әле, монысын укыдыгызмы?– дип сөйләр, аңлатыр. Һәм иң мөhиме – укырга җәлеп итәр, кызыксындырыр. Китапка мәхәббәтне шулай тәрбияли ул. Тәнзилә апа ялкын кабызып җибәрә, илhамландыра торган кеше ул. Китапханәсенә кеше килсә, мәш килеп китап сайлауларын күрсә, сабый баладай куана, күпләрнең серен йөрәгенә сыйдыра, китап сүзе белән юата. Укый башлагач, дөньяларын оныттыра торган, китап укучының холыкфигыленә килә торган әдәбият сайлап бирә, үзенә шуннан куаныч таба. Гади халык күзаллавы буенча, китапханәче эше – укучыга китапны табып бирәсең, китергәч, урынына куясың. Ләкин ул эшнең нечкәлекләрен бер җепкә тезеп карасак, аның җаваплы, күп хезмәт таләп иткән һөнәр икәненә ышану авыр түгел. Аның күзгә күренми торган, әмма бик зур кыйммәткә ия ягы бар. Китап – белем чыганагы да, акыл- зиhен хәзинәсе дә, тәрбия чарасы да, кешенең үсешенә дөрес юнәлеш бирүче дә. Һәм мондый рухи, бәhасез байлык белән эш итүчеләр тәү чиратта үзләре дә китап белән «җенләнгән» булырга тиеш дип уйлыйм. Минем героем- нәкъ шундый кеше. – Китапны кулдан төшергәнем юк, дисәң дә була. Гомергә китап укымыйча йокларга да ятмыйм,- ди Тәнзилә апа. Яңа басылган hәр китапны укып баруы да мине сокландыра. Тирән белемле, зыялы булуы шул хакта сөйли.
Кадыйр Сибгатуллинча әйткәндә, «Үзе туры сүзле. Туры йөзгә карый торган. Чиста куллы, чиста уйлы...» Бу юллар Тәнзилә апа Шәйхнурова турында әйтелгән диярсең. Аның холкы да, яшәешкә карашы да нәкъ шундый. «Тормышта төрле чаклар булды. Рухыңны сындыра алмаган сынау, сине көчлерәк итә. Каршылыкларга көрәшә-көрәшә үзеңдә көч тоясыңдыр. «Кыйнадылар еламадым, мактадылар күккә очмадым», – ди ул үзе турында. Шул сыйфатлары өчен хөрмәтем чиксез. Ачык күңелле, булдыклы, эшлекле ханымга карыйм да сокланып туя алмыйм! Әгәр дә барлык кешеләр дә үз хезмәтләрен шулай яратсалармы?! Эх, дөньялар гел башкача барыр иде… Атаклы язучы Туфан ага Миңнуллин Тәнзилә апа турында болай дигән иде: “Китапханәдә мондый кешеләр эшләгәндә безнең китаплар тузанга күмелеп, киштәләрдә ятмас!” Моннан да олы бәянең булуы мөмкин түгел, ләса. Китапханә каршында әле 30 елга якын «Хатирә» клубы да эшләп килә. Язучыларның юбилейлары, «Сөлге чигәм», «Яулыклар», «Каз канаты» кебек тирән мәгънәле, күңелгә рух бирә торган тематик кичәләр оештырып үткәрә. Мәктәп укучылары белән дә эшли торган махсус программасы бар аның. Клубның hәр чираттагы утырышында : «Кызлар, әйдәгез әле, менә шушы чараны үткәрик... «, – дип күңелләрне кузгатып куя да, беркавым вакыт үтүгә олылап шул чараны үткәрә. Милли ашлар белән чәй өстәле янында уза андый чаралар. Тәнзилә апаның яшь белгеч дипломы алып, Күзкәй китапханә ишеген ачып керүенә нәкъ 50 ел! Янар йөрәге сүрелмәсен, хыялларга гел шулай бай булсын! Мәдәни үзәккә, фән, сәнгать, иҗтимагый тормыш учагына әверелгән китапханәсе киләчәктә дә шулай гөрләп яшәсен, диясе генә кала.
Лилия Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев