Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киенү, күркәм кыяфәт

Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсең 26 нчы аятендә инсанны кием белән нигъмәтләве хакында болай ди: «Әй, адәм балалары! Дөреслектә, Без сезгә ялангачлыгыгызны каплау өчен киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен».

Ислам шәригате буенча инсан үзенең тышкы һәм эчке дөньясы хакында кайгыртырга бурычлы. Мөселманның тышкы кыяфәте һәм кылган эш-гамәле белән башкаларга үрнәк булуы хуплана. Сәфәргә чыкканда мө селманның тышкы кыяфәтен кайгыртырга тиешелге хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сез дин кардәшләрегез янына барасыз. Ирләрегезнең төзек булуын тикшерегез. Матур итеп киенегез. Кешеләргә сезне кабул итәргә күңелле булсын. Аллаһ җыйнаксыз, пычрак кешеләрне сөйми», – дип нәсыйхәтен әйткән.

Тышкы кыяфәтенә игътибарсыз, җыйнаксыз, чиста булмауны Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм тәнкыйтьләгән, андый кешене әдәпсез дип санаган.

Мөслимә үзенә аеруча таләпчән булырга тиеш. Чөнки мөслимә тышкы кыяфәте белән дә Исламны дәгъват итә. Матур, пөхтә тышкы кыяфәт һәм рухи яктан бай булу – затлы, зыялы булуны күрсәтә. Бай рухи эчтәлек белән күркәм кыяфәт – асыл затка хас сыйфат. Хатын-кыз – милләт анасы, яшь буынны тәрбияләүче. Бала әнисе үрнәгендә тәрбияләнә. Бала – әнисен, ә ир кеше үзенең тормыш иптәшен, ягъни хатынын күркәм кыяфәттә күрергә телиләр.

Чисталык – иң зарури сыйфат. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Чисталык – иманның яртысы» – дигән. Мөселман авыр шартларда, су булмаганда да үзен тәһарәтле тотарга тырыша. Европалылар, мөселманнарның ашарга утырганчы һәм ашаганнан соң кул юууларына сокланулары хакында сокланып язалар. Чисталыкка ирешергә теләгән кеше тышкы кыяфәтен, киемен пакьләргә тиеш. Тән һәм киемнең чиста, пөхтә булуын, шәригать таләпләренә туры килүен кайгырту һәр инсанның бурычы. Аллаһ Коръәндә «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә: «Аллаһка хакыйкый ышанган ирләргә әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрамнән сакласыннар. Болай эшләү алар өчен гөнаһсызрак. Аллаһка хакыйкый ышанган хатыннарга әйт: күз карашларын түбән төшерсеннәр һәм гаурәтләрен хәрамнән сакласыннар. Ачык күренгән урыннан кала (йөзбит һәм беләзеккә кадәр кул), гаурәтләрен күрсәтмәсеннәр. Бөркәнчекләрен күкрәкләренә капласыннар. Зиннәтләрен ирләреннән, аталарыннан, ирләренең аталарыннан башка кешеләргә күрсәтмәсеннәр...» – дип әмер иткән.

Хатын-кызлар, кардәшлек сәбәпле кияүгә чыгарга ярамаган ирләрдән кала, башка ир-егетләргә кул һәм йөзбитләреннән кала урыннарын күрсәтмәс өчен капларга тиешләр.

Аллаһ «Әгъраф» сүрәсенең 26 нчы аятендә киемне гаурәтләребезне каплау һәм матурлау өчен биргәнлеге хакында әйтә.

Гаурәт – тәннең кешегә күрсәтергә ярамый торган өлеше. Ир-егетләр гәүдәсенең кендектән алып тез капкачына кадәр булган өлеше гаурәт. Хатын-кызларның йөзе-бите белән кул чукларыннан кала бөтен җире гаурәт санала.

Кием гаурәтне каплау белән беррәттән матур да булса, нур өстенә нур була. Аллаһ: «... ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен», – ди.

Коръәндә һәм, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләрендә хатын-кыз киеменә карата булган таләпләр ачык итеп билгеләнгән. Кием алты шартка туры килергә тиеш: 1. Бит һәм кулдан кала барлык әгъзалар да капланырга тиеш. 2. Кием үтә күренмәле булмасын. 3. Кием тәнгә сыланып торырга тиеш түгел. 4. Кием хатын-кыз өчен тегелгән булырга тиеш. 5. Киемнән хушбуй исе килмәсен. 6. Кием артык купшы булмасын.

Чын мөселманча киенү – хатын-кызның нык иманга, зур ихтыяр көченә ия булуын күрсәтә. Мөслимәләрнең киенүләренә карап бары тик сокланырга һәм аларга охшарга тырышырга кирәк.

Әмма... барлык хатынкызлар да дин кануннарын җиренә җиткереп үти алмыйлар. Яңа гына дингә килгән, шәригать кушканча киенергә тырышкан туташ һәм ханымнар Исламда кабул ителгән тыйнаклык таләпләренә туры китереп киенсәләр, Аллаһ ярдәме белән, тора-бара барлык шартларны да җиренә җиткереп үтәүчеләрдән булырлар, ин шәә Аллаһ. Кием тәнгә сыланып тормаска, үтә күренмәле булмаска, муен турысы ачык булмаска, итәкләрдә һәм күлмәкләрдә бернинди дә ерыклар булмаска һәм алар тубыкны каплап торырлык булырга тиеш.

 Күпчелек хатын-кыз чалбар кия. Чалбар – ирләр киеме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм ирләргә охшап киенүче хатынкызларны һәм хатыннарга охшап киенгән ирләрне ләгънәт кылган.

Исламда кешенең киенүенең максаты – гаурәтне каплау, тәнне салкыннан һәм эсседән саклау һәм тышкы кыяфәтне зиннәтләү, матурлау.

Киенү хакында мәшһүр мәгърифәтче, дин белгече, журналист Ризаэддин Фәхретдин: «Кием кию турында игътибарлы булыгыз. Кием киюдән максат – салкын һәм кызулардан саклану, кешеләр күзенә күркәм күренү. Шуның өчен киемнәрегез шул максатларга туры килсен, артык байлык һәм гомер исраф ителмәсен. Киемдә дан-шөһрәт артыннан куу мөселманга килешми», – дип язып калдырган.

Шөһрәт өчен киенү нәрсәне аңлата?

Шөһрәт сүзенең телдәге мәгънәсе – дан алу, макталу.

Шөһрәтлелек киеме – бик кыйммәтле, күзгә ташлана торган кием.

Шөһрәтлелек киеме хакында Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Берәү шөһрәтлелек киемен киеп йөрсә, Аллаһ аңардан читләшә һәм, шул киемне салганчы, аны түбәнәйткән була», – дип нәсыйхәтен әйткән.

Динебездә: «Матур итеп киенмә!» – дигән күрсәтмә юк. Бары тик чиктән чыкмаска нәсыйхәт ителә.

Татар халкы элек-электән киемнең төсенә дә зур игътибар биргән. Кеше күңеленә уңай йогынты ясый торган, күңелне тынычландыра торган һәм, шул ук вакытта, күзне иркәләп торучы төсләрне сайлау үзеңә дә, башкаларга да яхшы тәэсир итәр, ин шәә Аллаһ.

Кешенең тыйнаклыгы, эчке дөньясы, холкы киемендә дә чагылыш таба.

Халкыбыз милли чигешләрне буыннан-буынга тапшыра килгән. Чигешләр – милли төсмерне чагылдыручы матурлык. Шул асыл бизәкләрне киемнәребезгә салу безне күркәм итәр, ин шәә Аллаһ. Мөселман кешесе киеме белән дә, үз-үзен затлы-зыялы тотуы белән дә башкаларга үрнәк булырга омтылырга тиеш.

Шәригать кушканча киенмәгән хатын-кызны тиешенчә киенергә өндәгәндә йомшак мөгамәләдә булыйк.

Кайбер хатын-кызны озын күлмәк, озын итәк кияргә, башына матур итеп яулык ябарга дәгъвәтләгәч «оялам» дип җавап бирә. Бу «җавап» белән килешеп булмый. Киенгән кеше түгел, чишенгән яисә ярым чишенгән кеше оялырга тиеш, югыйсә. Гаурәтне каплау – оят түгел, киресенчә, хөрмәткә лаеклы булуыңны күрсәтә. Оялган кеше генә үзенең гаурәтен каплый. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Оялу – иманнан, иман – Җәннәттәдер. Оятсызлык – гөнаһтан, гөнаһ исә – Җәһәннәмдәдер» дигән.

Мөслимәгә хас булганча киенгән туташлар һәм ханымнар үз-үзләрен һәм башкаларны бозык уйлардан, явыз ниятләрдән саклаулары белән Аллаһ ризалыгына ирешәләр, әлхәмдүлилләһ.

***

Көз фасылында яфракларын койган агачлар шәрәләнеп калалар. Уйлап карасаң, ярым чишенгән хатын-кыз да яфраксыз агачка охшый. Яз җиткәч, Аллаһ кодрәте белән, агачлар яшелдән киенәләр. Май аенда алмагач, чия, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелә. Нинди садә матурлык! Яз, җәй айларында матур булып утырган агачларга охшап, садә матурлыкка төренеп, Аллаһ Тәгалә кушканча киенеп, чын мәгънәсендә гүзәл затлар булыйк!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев