Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңа-еннан иң җылы тәбрикләү-ләрне кабул итегез!

Бу язгы бәйрәм һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек билгесе булып торды һәм шулай булып кала. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт – тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр, гаилә һәм җәмгыятьнең нигезе.
Бүген без хезмәт кешеләрен котлыйбыз һәм хөрмәт-либез, хезмәт коллективларыбыз казанышларына сөенәбез, үзләренең фидакарь хезмәте белән районыбызны күтәргән барлык тукайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Тукайлылар эшкә булган халык, игелекле гамәлләргә омтылу сыйфаты – территориябез үсешенең төп нигезе. Үз хезмәтебез белән яшәешебезне, киләчәк буынның тормышын тагын да яхшырак итәчәгебезгә ышанам.
Районыбыз игенчеләре бу көнне елның-елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый. Бүген кырлар моторлар гөрелтесенә күмелгән. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Елыбыз хәере белән килсен. 
Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын, максатларыгыз чынга ашсын. Барчабызга да исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек телим.

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил КАМАЕВ. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев