Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр!

Без 8 июньдә иң гуманлы бәйрәмнәрнең берсе – Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәбез.

Заманча җәмгыять-не тирән белемле, яңа социаль технологияләр белән яхшы таныш, тирәнтен кешелеклелек сыйфатлары хас булган белгечләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Социаль хезмәткәр булу ул үзеңә аерым бер тормыш юлын сайлап алу, кирәк булган өчен түгел, җан таләбенә буйсынып ветераннар, инвалидлар, аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм кулы сузу, ятим, ата-анасыз калган балаларны кайгырту буенча һәрдаим эш алып бару дигән сүз.
Бик күп тукайлыларның социаль кәефе сезнең һөнәри осталык һәм нәтиҗәле хезмәтегезгә бәйле. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр генә түгел, ул тормыш рәвеше. 
Кешеләргә тынычлык, иминлек, киләчәккә ышаныч биргәнегез, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, иминлек һәм сабырлык телим!

Район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев