Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле сәүдә хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Хезмәтегез, куллану базарының тотрыклы үсеше өчен һәр көнне керткән өлешегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәтемне белдерәм. 

Аерым рәхмәт сүзләрен шәхси эшмәкәрләргә әйтәсе килә. Товарны урнаштыру шартлары бик авыр булуга, товар һәм финанс кредитлары алу кыенлыгына да карамастан, сез тәвәккәлләп эшли беләсез, хезмәтегезгә бар күңелегезне һәм көчегезне биреп, кулланучылар базарын күпкырлы һәм бай итү өчен тырышасыз. 
Иң мөһиме – киләчәктә сезнең эшчәнлегегез тагын да киңәйсен, үссен һәм баесын. Кулланучыларыгыз күп булсын, сез җитештергән продукциягә ихтыяҗ артсын. Бар кеше дә иминлектә һәм муллыкта яшәсен! 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев