Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле эчке эшләр хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмебез – Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез үз-үзегезне аямыйча, район халкының иминлеген саклауга бар көчегезне куясыз. Намус, гаделлек батырлык кебек сыйфатлар куркынычсызлык сагында торучылар өчен матур сүзләр генә түгел, гомерлеккә сайлаган хезмәт. Сез һөнәрегезгә, традицияләргә һәрчак тугры булып каласыз. Холкыгыз, яклауга мохтаҗ кешеләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер торуыгыз белән сез башкалардан аерылып торасыз. Көн дими, төн дими, бәйрәм, ял көннәренә карамый, сез иминлек сагында торасыз. Санап бетермәслек кыенлыклар да, йокысыз төннәр дә куркытмый сезне. Авырлыкларга карамыйча, алдыгызга куелган бурычны җиренә җиткереп башкарасыз. 
Гомерләрен безнең гади булмаган хезмәткә багышлаган, эш дәверендә көчле әхлакый чыныгу алган эчке эшләр ветераннарына аерата зур рәхмәтемне әйтәм. Сезнең күпьеллык тәҗрибәгез – хокук саклаучыларның яшь буынын тәрбияләүдә ныклы нигез. 
Бүгенге бәйрәм көнебездә намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз өчен олы рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре киләчәктә дә үз кыйблаларыннан тайпылмыйча, район халкының куркынычсызлыгын, иреген тәэмин итүдә намус белән хезмәт куярлар дип ышанам. Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим! 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Владимир Елисеев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев