Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кенәздә иң яхшы балыкчы билгеләнде

Былыкчылык тармагы – җитди һәм авыр хезмәт. Ул безнең балык тоту шөгыленнән шактый аерыла. Көймәдән яки яр буеннан кулга кармак тотып балык тоту – безнең тарафтан бер ял итү, вакытны күңелле уздыру ысулы итеп кабул ителә. Шулай да, 27 июнь – Халыкара балыкчылык көнен һәммәсе дә: әлеге һөнәр ияләре дә, балык тотудан тәм табучы гади кешеләр дә билгеләп үтә.

27 июнь көнне безнең Кенәз авыл җирлегендә дә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Иң яхшы балыкчы» конкурсын уздырдылар. Бәйгедә балалар һәм яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Иң яхшы балыкчы исеменә Кенәз җирлегеннән балык тоту шөгылен яратучы һәм балык тотуда оста булган 10 кеше көч сынашты. Әйтик, бу: Василий Новокрещенов, Хәмит Шәйхетдинов, Марсель Шәехов, Хәнәфи Хуҗин, Алексей Турчин, Владимир Холодницкий, Александр Турчин, Владимир Кривак, Васил Садыйков, Эрнест Атрашкевич.

Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре барлык балыкчыларны Халыкара балыкчылык көне белән котладылар, бәйгедә уңышлар теләделәр. Ярыш барышы вакытында, кармакка балык чирткән мәлдә катнашучыларның азартлыгына, куанычына чикләр булмады. Иртәнге якта тотылган балыкның шакыен табан, алабуга, чабак балыгы тәшкил итте. Беренче тотылган балыклар Василий Новокрещеновка эләкте. Ярышта исә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урынны һәм Кенәз авыл җирлегенең «Иң яхшы балыкчы – 2024» исеменә Алексей Турчин лаек булды. Ул иң күп балык тотучыларның берсе булып, 5 килограмм балык тотты. Икече урынны Василий Новокрещенов, өченче урынны Хәнәфи Хуҗин алдылар. Барлык җиңүчеләргә дә бүләкләр, ә иң яхшы балыкчыга җиңүче дипломы да тапшырылды. Конкурста катнашкан балыкчылар исә үткәргән чарадан бик канәгать калып, вакытларын күңелле уздырдылар.

Әлеге бәйрәмне уздырган оештыручыларга рәхмәт әйтеп, тагын бер тапкыр балыкчылык тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һәм гади балыкчыларны бу истәлекле дата белән тәбриклибез. Чөнки аларның тырышлыгы, хезмәте аркасында без төрледән-төрле, тәмле балык, диңгез һәм океан сыйларыннан авыз итә алабыз.

Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев