Кенәз авылындагы Изге Николай Чудотворец чиркәвендә Пасха бәйрәме көнне тәре йөреше узды
Тәре йөрешеннән соң гыйбадәтханә ишекләре ачылды. Александр атакай бирегә килгән дин кардәшләрен Гайсә пәйгамбәрнең терелеп кайту бәйрәме белән котлады.
Шуннан соң берничә сәгать дәвам иткән бәйрәм гыйбадәтләре башланды. Александр атакай христианнар алып килгән йомыркаларны һәм куличларны изгеләндерде.
Ә иртән-иртүк авылда традиция буенча, балалар өйдә-өйгә йөреп, хуҗаларга: "Христос терелде!, дип әйтеп, аларны котладылар. Ә аларга өлкәннәр буялган йомыркалар һәм тәм-томнар бүләк иттеләр. Һәр гаиләдә сыйлар белән өстәлләр әзерләнгән иде. Шул ук көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Пасха уеннары: йомырка тәгәрәтү, аларны матур итеп буяп бизәү буенча ярышлар үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев