Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемероводагы янгыннан соң Чаллыда 16 сәүдә һәм күңел ачу үзәген тикшерделәр

Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында кеше күп җыела торган 50 объектны тикшерү бурычы тора. Кемероводагы янгыннан соң Чаллыда 16 сәүдә һәм күңел ачу үзәген тикшерделәр, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында...

Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында кеше күп җыела торган 50 объектны тикшерү бурычы тора.

Кемероводагы янгыннан соң Чаллыда 16 сәүдә һәм күңел ачу үзәген тикшерделәр, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Бер ай дәвамында контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары алдында кеше күп җыела торган 50 объектны тикшерү бурычы тора. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм прокуратура вәкилләре Чаллыдагы барлык белем бирү учреждениеләрендә - 120 балалар бакчасы һәм 76 мәктәптә, медицина учреждениеләрендә, җәмәгать туклануы, сәнәгать предприятиеләрендә булачак.

«Без контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары вәкилләре белән берничә сәүдә үзәгендә булдык инде, - диде Наил Мәһдиев. - Аларның барысында да диярлек янгын сүндерү чаралары, эвакуацион чыгу урыннарының торышы һәм сигнализация эшенә бәйле хилафлыклар ачыкланды. Аларны тиз арада бетерергә кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев