Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кемерово губернаторы Аман Тулеев вазифасыннан китә

Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли. Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте. Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм...

Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли.

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә. Тулеев "булдыра алган барысын да эшләдем", дигән.

Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде.

Россия Президенты губернатор вазифаларын башкаручыны билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Аман Тулеев урынына губернатор вазифаларын башкаручы итеп вице-губернатор Сергей Цивилевны билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев