Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңел төбе бигрәк тирән икән...

Бер гаиләдәй гөрләшеп газетабызның 40 еллыгын бәйрәм иттек. Озын юл үтелгән, том-том газета төпләмәләрендә - район тарихы, аның уңышлары, яуланган куанычлы үрләре, тырыш хезмәте, таланты белән шул үрләрне яулашкан, җирдә онытылмас эз калдырган кешеләре, җәмгыятьтәге үзгәрешләр... Газетабызда инде буыннар алмашынды, кемнәрдер бакыйлыкка күчте, кайсылары лаеклы ялга китте, алар урынына талантлы,...

Юбилей бәйрәмнәре узганнарны барлау, күңел төпкелендәге хатирәләрне яңарту өчен дә уздырыладыр ул. Ә күңел төбе, ай-һай, тирән икән. Ташу киткәндәй кузгалды ул, газетаны башлап җибәргән коллегаларым, кино тасмасыдай, бер-бер артлы күз алдымнан узды. Юл башында дәртләнеп, рухланып эшләгән иҗатташларыбызның җидесе арабызда юк инде. Ә гадәтләре, талантлары, хәтта язган почерклары, кирәкле темаларны күтәрә белүләре белән күңелдә яши алар. Юбилей бәйрәмендә дә, әйтерсең лә, янәшәмдә булдылар. Әнә, керсез сабый кебек елмайган Гамир, аңа гына хас көр күңел белән, хезмәттәшләрен сәламли-сәламли түргә уза. Бер кырыйда тыйнак кына остазыбыз, «Якты юл»га нигез салган һәм аны 20 ел җитәкләгән Дамир Вагыйзов басып тора, Флера Сәйфетдинованың ихлас көлүе яңгырагандай була... Сагындыралар, якты хатирә булып күңел түрендә яшиләр алар.

Авыл хуҗалыгы бүлеген алып барган Гамир Гайфетдинов белән без шәһәр газетасында ук бергә эшли башладык. Читтән торып университет тәмамлады, халык театрында уйнап, онытылмаслык образлар тудырды. Кулына гармун алса, җырлап җибәрер, Сабантуйларында мәйдан тоткан көрәшче дә иде. Нечкә күңелле, романтик рухлы иде ул. Күңелендә кайнаган хисләре шигырь булып газета битләренә тамып, күренекле шагыйрьләрдән уңай бәя алды. Тик гомерен ул шигърияткә түгел, ә журналистикага багышлады. Авылда туып-үскән егет газетага килгәч, баш-аягы белән авыл тормышына чумды. Буразналарга маңгай тирләрен тамызып, иген үстерүчеләр, алны-ялны белмичә терлекчелек фермаларында эшләүчеләр, Чулман буендагы ак каланы төзүчеләр турында берсеннән-берсе матур язмалар, очерклар тудырды. Хезмәт кешесенең тормышында җитенкерәмәгән яклар турында борчылып, йөрәге әрнеп язды. Ару-талуны белми иде ул...

Көтмәгәндә рәхимсез авыру Гамиребезгә бәйләнеп, бер-бер артлы ике катлаулы операция ясатты. Шул кадәре көчле рухлы иде ул, авыру белән көрәште, өмет белән тулы шигырьләр язды. Без, коллегалары, аның янына еш барып йөрдек. «Яңа кеше алмагыз, «Якты юл»га кайтам әле мин, эшлисем килә», - дия иде. Төшенкелеккә бирелмәде, сызлануларны җиңеп, күңелендә яшьли кабынган шигырь утын дөрләтте. Өмет тулы көннәр белән ел артыннан ел узды. Бу елларда янәшәсендә олы мәхәббәте - Энҗесе булды, аны баладай тәрбияләде. Хәлен белергә баргач, хатынына урынын алмаштырышырга булышыйм дисәң, кагылдырмас иде: «Рәхмәт, яме, тимә. Энҗе генә авырттырмыйча эшли аны», - дия иде. Ә авыртулары бераз басылуга, көлә-көлә бергә эшләгән көннәрдәге мәзәкләрне искә алып сөйләр иде. Ни хәл итәсең, үлем Сабан туе батырыннан көчлерәк булып чыкты шул...

Газетабыз юбилеена әзерләнгәндә мин тагын аның шигырьләр җыентыгын кулыма алдым. Үләсен яхшы белгән ул, шигырьдән шигырьгә күчә-күчә укыйм. Кайберләре дога-васыять кебек.

Чатнады тормыш агачы

Суты сыза үзәктән.
Соңгы яктымны таратам
Сүнеп барган йөрәктән
Ә күңел һаман йөгәнсез,
Узына да узына;
Очланмаган кибән кебек
Өф диюгә тузына.
Туеп буламы дөньядан
Утка-суга салса да!
Йөрәккәеңне яралар,
Саулыгыңны алса да.
Ямаулык каплап ярага
Яшисе килә һаман.
Тормыш бит ул эчеп туймас
Зәм-зәм сулары сыман.

Кунак булып килдеңме?

Ак җилкәнле Чаллыярның
Бер һушын алуыңмы?
Гүзәлләр артсын дип монда,
Бөтенләй калуыңмы?
Сөлектәй буй-сының белән
Гашыйк иттең кемнәрне?
Кулдан-кулга гына күчмә
Бәхетле ит берәүне.

Һич үкенмим

Шар ярып килдем дөньяга
Әкрен генә үләм;
Буй җитмәс өмет-хыяллар
Күмелә минем белән.
Үз илемдә, үз телемдә
Сөйләшү иде өмет.
Чыкмый яшәргә мәҗбүрмен
Өйдән ярканат кебек.
Галәм гизәр тулпар иде
Йөрәк түремдә хыял.
Соңгы сулышны суыра
Мәгънәсез үткән еллар...
Тик Аллаһның колы идем,
Булмадым колның колы!
Бер бирелгән бу тормышта
Һәр кешенең - үз юлы.
Үкенмим һич, мин дә булдым
Җирдә янган утчәчәк
Ил арыныр бу мәхшәрдән,
Бәхет барыбер киләчәк!
Җир йөзенә иң гүзәл хис -
Иман вә акыл иңәр,
Ошбу юлларны юллаган
Пакь чәчәк кенә шиңәр...

Бәхетле син, Гөлзадә!

(Гөлзадә Рзаевага)
Җеп өзәрлек тә хәлем юк,
Вакытлымы бу ару?
Чирле-чорлыга сабышып
Әллә гел китеп бару?..
Йөрәк тишек тубал сыман,
Тотмый дөнья агышын.
Күңел күкләремнән аша
Кайчак моңым-сагышым.
Тыеп торып булмый икән
Ярсу гомер чаптарын,
Кай ара китеп югалган
Мәйдан тоткан чакларым?!
Сүнеп барган учак сыман
Соңгы җылымны бирәм.
...Болгар бабамнарның рухын
Яшәтәсеңне беләм.
Якларсың сизеп халкымның
Телен, иманын, данын,
Ышаныч белән үстергән
Чаллым кушып үз җанын.
Йөзең якты, телең татлы,
Ут борчасыдай чая;
Күңелләргә ут кирәктә
Тынгы белүләр кая!
Берәүләр мал җыя шашып,
Урлап пулатлар сала.
Җан җылың халкыңа биреп
Бәхетле син, Гөлзадә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев