Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Шилнәдә әфганчылар белән очраштылар

Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу кысаларында Кече Шилнә мәдәният йортында юбилей очрашуы үтте. Кичәнең төп кунаклары Әфган сугышында катнашкан ветераннар иде. Алар Кече Шилнә авыл җирлегендә 9 кеше. Яшь кадетлар озатуында залга кергән әфганчыларны авылдашлары һәм килгән кунаклар каршы алды. Шул ук вакытта аларны хөрмәтләп сәхнәдән Яр...

Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 25 ел тулу кысаларында Кече Шилнә мәдәният йортында юбилей очрашуы үтте. Кичәнең төп кунаклары Әфган сугышында катнашкан ветераннар иде. Алар Кече Шилнә авыл җирлегендә 9 кеше. Яшь кадетлар озатуында залга кергән әфганчыларны авылдашлары һәм килгән кунаклар каршы алды. Шул ук вакытта аларны хөрмәтләп сәхнәдән Яр Чаллының 47нче кадет мәктәбе укучылары үз чыгышларын тәкъдим итте. Кичәне ачып, 1979 елда армиягә чакырылган, хәрби хезмәтен Әфган җирендә үткән элеккеге солдат, бүген авыл җирлеге башлыгы Геннадий Харитонов чыгыш ясады. Аннары бер минут тынлык белән сугыш мәхшәреннән исән чыга алмаган якташлар искә алынды. Мәктәп укучылары әзерләгән әдәби монтаж да бик эчтәлекле килеп чыкты. Кичәдә «Батырлык урыны - Әфганстан» дигән иҗат конкурсында җиңгән балаларны да бүләкләделәр, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Илсөяр Крапивина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев