Кече авылның олы бәйрәме
Күптән, бик күптәннән мондый җылы мохитле, хис-тойгыларга, шатлыклы мизгелләргә бай бәйрәмдә булганым юк иде. Байтак көннәр үтте аннан соң, ә мин шул бәйрәмнән алган хиссияти мизгелләрне һаман бер-бер артлы күңелемнән кичерәм. Урман куенына елышып утырган Кызыл Юл авылының 90 еллыгына багышланган халык бәйрәме иде ул.
Тартадыр туган җир туфрагы
Авыл читендәге урман аланына Кызыл юлда туып-үскән, заманалар үзгәреп, төрле якларга таралган уллар-кызлар юбилей очрашуына оныклары-оныкчыклары белән кайтканнар. Кайчандыр 20-25 йорттан торган авыл үскән, төзекләнгән. Читтән кайтып, авылда кабат нигез корган кешеләр дә бар икән. Бәйрәм түрендә авылны саклап калган, яшәткән өлкәннәр тезелешеп утырган.
Мәйданга керә-керүгә үк авыл тарихын чагылдырган, төрле елларда төшерелгән фотосурәтләр куелган витрина тора. Арада саргаеп беткән рәсемнәр дә бар. Аның тирәсенә җыелган авылдашлар тарихи мизгелләр дөньясында: кемдер тавыш-тынсыз гына озаклап һәр фотоны карый, кайсылары янәшәдәгеләр белән истәлекле вакыйгаларны барлый: «Таныйсыңмы?», «Хәтерлисеңме?», «Ә боларны беләсеңме?» дип, саргая башлаган ак-кара төстәге фотосурәтләрне хисләнеп карыйлар. Читтән карап торган кешегә сизелә: бик сагынып кайтканнар читтә яшәүче авылдашлар туып-үскән авылларын. Кайда гына яшәсә дә, кендек каны тамган, чирәмендә тәпи атлап киткән туган җире газиз шул кешегә.
Юбилей бәйрәмен Биклән мәдәният йорты директоры Рузилә Костина ачып җибәрде һәм сокланырлык, истә калырлык итеп алып барды.
- Туган җир, туган туфрак, туган авыл... Ата-бабаларыбыз нигез салган, ничә буынны бишегендә тибрәткән, куенында илаһи бер олпатлык, мәрхәмәтлелек яткан иң изге урын бит ул. Кайчан гына әле 85 еллыгын уздырган идек, инде менә шундый матур итеп Кызыл Юлның 90 еллыгына җыелдык, рәхәтләнеп аралашыгыз, күңел ачыгыз, - диде ул һәм сүзне шушы авылда туып-үскән, биредә ата-ана нигезен яңартып яшәүче Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиевка бирде.
- Күп кенә кече авыллар юкка чыкты, ә безнең авыл исән. Киткәннәргә сагынып кайтыр авылы, газиз нигезе бар. Авылыбызның аерым колхоз булып яшәгән чаклары да булган, башлангыч мәктәбе дә бар иде. Без биш егет тәгәрәшеп үскән идек, заман шаукымы, янәшәдәге зур төзелешләр яшьләребезне суырып алды. Шөкер, авыл яши, тарихыбыз сәхифәләре языла тора. Биш ел саен менә болай очраша торуыбыз да берләштерә, ерак араларны якынайта. Ирек Гыймазиевка бик рәхмәт, гаиләсе белән бергәләп, бөтен бәйрәмнәрне оештыралар, бүгенге бәйрәмне дә аның гаиләсе башлап йөрде, - диде ул.
Чыннан да, авылы өчен җан атып торган кешеләр булган җирдә генә менә мондый үтә җылы, кешенең рухын сугара торган, балалар өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар үткәреп буладыр ул. Бәйрәмгә җыелган кешеләр белән аралашканда шуны белдем: биредә яшәүче Рушания белән Ирек Гыймазиевлар, туганнары Фәридә Сәмигуллина, Фәйрүзә Низамова, Ильмира, Миләүшә, Фаиз бергәләшеп әзерләгәннәр бу олы бәйрәмне: мул итеп өстәл әзерләү хәстәрен дә күргәннәр, уеннарда катнашучылар өчен саллы гына бүләкләр да әзерләгәннәр. «Ихлас күңел биреп башлап йөрүчеләр булгач, һәркем үз өлешен кертергә, ярдәм итәргә тырыша», - диде ветеран укытучы Галия Сарманаева.
Урман аланын моңга күмеп, хәтерләрне яңартып, җыр агыла. Шушы авылда туып-үскән, гомере буе балалар укыткан Мәрьям апаның кызы - популяр җырчы Сәрия Нәбиуллинаның туганнан туганы Наилә Сарманаева сүзләренә язылган «Туган авылым - Кызыл юл» җырын мәйдан алкышларга күмде.
Авылның иң өлкән кешесе Нурдидә Гыйльмановага, иң яше - Хафизовлар нәселендә бишенче буын булып туган сабыйга, алтын туйларын билгеләп үткән Демьян белән Шура Французовларга, Суфия белән Шакирҗан Сәхбиевларга, Мирза һәм Роза Мөхәммәтҗановларга, алкышлар астында, истәлек бүләкләре тапшырылган мизгел үзенчәлекле әзерләнгән иде.
- Кызыл юл авылыннан район тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне дә әйтеп үтәсем килә, - дип игътибарны җәлеп итте алып баручы. - Алар: журналист Зәйнәп Җиһаншина, аның сеңелләре халык мәгарифе отличнигы Галия Сарманаева, халык театрлары бәйгеләре лауреаты Саҗидә Сарманаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизә Бухарметова, Татарстанның иң яхшы умартачысы Фоат Гыймазиев, оста гармунчылар Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать һәм Хатәм Сарманаевлар һәм башкалар.
Сүз уңаенда, Зәйнәп апа мине журналистикага җитәкләп алып кергән, күңелемә матур холык сыйфатлары иңдергән остазым иде. Минем күз алдымда аның биш баласы тәгәрәп үсте. Кызыл Юлга - Нуриәсма әбекәйгә еш кайта идек. Бәйрәмгә шул балалар чакырып кайтарды. Әбекәйнең нигезен ныгытканнар, бакча, ишек алды гөлләргә күмелгән, ә авылның юбилее уңаеннан, ишек алдындагы мул өстәл янына инде лаеклы ялга чыккан балалар, оныклары, бишенче буын оныкчыклар җыелган. Авыл яшәгәч, нәсел дәвам итә.
Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле ярыш-уеннарга бай булды
Бу бәйрәм күңелдә онытылмас эз калдырды, дисәм, арттырып әйтү булмас. Программасы да нәкъ шушы җирлеккә, аның тарихына бәйләп, эчтәлекле итеп әзерләнгән. Балаларны да онытмаганнар: уеннар, спорт ярышлары өчен махсус мәйдан гөрләп торды.
Бер мизгелдә дөньяларын онытып уйнаган балалар шым булды. Баксаң, урманнан Шүрәле чыгып килә икән. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Абдуллин икәнен белми әле алар. Аннан ияләштеләр, чөнки ул Кызыл юл тарихына багышланган шигырь-нәсыйхәтне күңелләргә сары май булып ятарлык осталык белән сөйләде. Шундый акыллы, Кызыл Юл авылын ярата торган Шүрәледән нигә куркып торырга? Шигырьнең авторы да авылдашлары Фирия Гарипова икән. Очрашуда ул, өлкәннәрдән сораштырып-өйрәнеп, авыл тарихын да сөйләде. Мирза Мөхәммәтҗанов шигырьләрен дә мәйдан җылы кабул итте.
Җырсыз гына бәйрәм буламы?! Җитмәсә, тансык җырчы - авыл оныгы Сәрия Нәбиуллина яңа җырлар алып килгән. Раил Фәхретдинов, Рузилә Костина, гармунчылар Илдус Абдуллин, Рәшит Тимергалин урман аланын моңга күмделәр, дәртле җырлары белән күңелләрне җилкеттеләр.
Уеннарның төрледән-төрлесен кайдан табып бетергәннәр! Агач атка атланып узышу, утын түмәрен күчерү, җиргә ятып, катык чүмерү, ир белән хатынның берсен-берсе арбага утыртып узышу эстафетасы... Яше-карты уеннарда катнашып мәш килә. Шул кадәре актив катнашалар уеннарга: кыстатып торучы юк монда. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та шулар арасында. Кайбер ярышларда беренче булып та килде әле ул. Мәйдан гөр килә, биредә битарафлар юк. Бер мәлне шаулап мотороллер килеп туктады. Әрҗәсендә... каен ботаклары. Себерке бәйләү ярышы икән. Кыстатып торучы юк монда, катнашу өчен чират торалар. Кулларына күз иярми. «Эһ» дигәнче, менә дигән мунча себеркеләрен өеп тә куйдылар. Бүләкләрне шулкадәр мулдан әзерләгәннәр, уенда катнашучыларның берсе дә мәхрүм калмады. Уеннарның җыр-бию белән үрелеп баруы үзе бер матур бизәк булды. Мәйданда уен-көлке, күңелле мизгелләр...
Чү! Кинәт мәйдан тынып калды. Баксаң, урманнан биек итеп коры-сары агач ботаклары төягән арба тарткан яшь ана чыгып килә икән. Авыр йөкне нәни улы арттан этешә. Мәйданда Габделфәт Сафин башкаруындагы «Уфалла арбасы» җыры яңгырый. Тетрәндергеч мизгел. Күзләргә яшь килә. Авыл тарихында онытылмаслык, төзәлмәслек йөрәк яралары калдырган мондый сәхифә дә бар бит. Бүгенгенең кадерен белү өчен, ул чакларны да искә алгаларга кирәк шул...
Менә шулай бәйрәмгә җыелучылар аланны яңгыратып җырладылар да, күмәкләшеп биеделәр дә, уеннарда да катнаштылар, моңаеп та алдылар, авыл кешеләре әзерләгән мул ризыклардан, ерактан кайткан күчтәнәчләрдән авыз иттеләр. Махсус чакырылган оста, телеңне йотарлык итеп, пылау да пешерелгән иде. Табынга мулдан куелган кәрәзле балга күзем төште. Исемдә әле: Кызыл Юл, Чкалов исемендәге колхозның бер бригадасы булып, умартачылык белән шөгыльләнә иде. Умартачы Фоат абыйга шәрәфле исем бирелгәч, аның турында язып та чыккан идем. Традиция дәвам итә, димәк.
Бәйрәм көн буена дәвам итте. Күптән күрешмәгән яшьтәшләр, сыйныфташлар әле бик озак хатирәләр дәфтәрен актардылар.
Заһидә Нәбиуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев