Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кече авылда зур вакыйга

Июнь аеның соңгы көнендә Борды авылы җирлегенең Җәйләү авылында зур вакыйга булды – тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды.

«Мәңге рәхмәтлебез» монументында алтын хәрефләр белән Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып Ватанны саклаган, Җиңү көнен тылда якынайткан кешеләрнең исемнәре уелган.

Митингта барча авыл халкы, илебезнең төрле почмакларында гомер итүче якташлар, «Форпост» үзәгеннән мәктәп укучылары җыелды. Аларның кулларында – кызыл канәфер чәчәкләре. Авыл кешеләренең берсе үзе белән кызыл байрак та алып килгән иде.

Район хакимияте исеменнән сәләмләү сүзләре белән чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Юрий Васильев чыгыш ясады.

– Һәйкәлне ачу – безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Гомерләрен кызганмыйча фронтта, тылда Җиңүне якынайткан ватандашларыбызны, якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Әлеге монумент үсеп килүче яшь буын өчен хәтер һәм горурлык тупланучы урыннарның берсе булыр. Һәркайсыгызны дә әлеге вакыйга белән котлап, чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Юрий Павлович.

Һәйкәлне ачу тантанасын алып баручы, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова монументны төзү тарихы белән уртаклашты.

– Якынча бер ел элек, миңа авылыбызның активисты, туган як тарихын белүче Генадий Адылев мөрәҗәгать итте. Ул Мамадыш районының Комазан Башы авылында Ватанны саклаучылар истәлегенә мемориал ачылганы турында язма укыган булган икән. Шуннан соң ул да безнең авылда шундый һәйкәл булдыру теләге белән янып йөри башлаган. Генадий Иванович – нәрсәгә алынса да ул эшне ахырына кадәр җиткерүче кешеләрнең берсе. Без аның белән икәү Мамадыш районына барып, шул һәйкәлне карап кайттык. Генадий линейка белән йөреп, үлчәмнәр алды. Кайтыр юлга чыккач, юлдашыма мондый монументны төзү безнең хәлдән килә торган эш түгел, дип аңлаттым. Ләкин ул бирешмәде, әлеге инициатива белән авылдашларга, туган җирләреннән еракта яшәүче якташларга мөрәҗәгать итә. Аның эшен безнең җирлектә бөтенләй беркайчан яшәмәгән кешеләр, бакчачылар да күтәреп чыкты. Без үз чиратыбызда аңа җиргә булган документларны рәсмиләштерергә ярдәм иттек. Бердәм көч булып бар авыл халкы белән изге гамәлгә тотынып, участокны тигезләдек, фундамент куйдык. Хәтта төнлә дә, территорияне прожекторлар белән яктыртып эшләдек. Атна буе эшчеләргә ашарга пешерергә дип шәһәрдән Александра Шабалина йөрде. Туганнары яшәгән җирдә күптән түгел йорт сала башлаган Александр Яковлев исемнәр язылган такталарны ясату өчен акчалата ярдәм итте. «ТукайТеплоГаз» оешмасы осталары, җитәкчеләре Мөсәнниф Хановның биргән ризалыгы белән, алдан түләүне дә көтеп тормыйча, һәйкәлне уратып алачак тимер коймаларны ясады. Менә карагыз, ничек матур килеп чыккан бит!

Аннары, Роза Николаевна уртак эшкә зур өлеш кертүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алар арасында әлбәттә, ветераннарның исемлеген туплаган активистлар, төзүчеләр һәм проектның авторы, бар эшне бушка башкарган Петр Кудряшов та бар иде. Моннан тыш, төзелештә тир түккән Олег Клементьевны, Анатолий Токаревны, Роза Адылеваны, Венера Краснова һәм Рәзинә Хисмәтуллинаны да билгеләп үттеләр.

Бүләкләү тантанасыннан соң, сәхнәгә район депутаты Равил Миңнехуҗин әзерләгән, бәйрәм тартмаларына салынган азык-төлек җыелмаларын алып менделәр. Аларны сугыш чоры балаларына тараттылар.

Бәйрәмдә Зөлфия Җиһан һәм Андрей Фадеев башкаруындагы сугыш тематикасына багышланган җырлар яңгырады. Солдат формаларыннан булган яшь артистлар Радмир Казанцев белән Кирилл Лаврентьев «Алга» җырын җырладылар. Шулай ук чарада җирле шагыйрә Зинаида Савельеваның авылдашы Акулина Савельеваның сугыштан кайтмый калган дүрт улы һәм урман кискәндә авыр хезмәттән вафат булган өч улы турында, аның язмышына багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.

Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитеп, кызыл лентаны кисеп, һәйкәлне ачып җибәрделәр. Килгән һәркем монументка чәчәкләр һәм веноклар салды. Метроном тавышына һәлак булган геройларны бер минут тын белән искә алдылар. Мәктәп балалары, олылар тын калды, күзгә килгән яшьләрен сөртеп, чәчләренә көмеш төшкән сугыш чоры балалары да башларын иде.

Авылның үзәгендә урнаштырлган әлеге һәйкәл һәр буын кешеләре өчен иң изге урыннарның берсе булып, хәтерләрдә ил батырларын мәңге яшәтәчәк.

Җирлек башлыгы Роза Әбделманованың чыгышыннан: Һәйкәлне төзүдә төрле чыганаклардан акчалар файдаланылды. Әйтик бу: авылдашлардан җыелган акчалар – 383 572 сум, үзара салым – 172 500 сум, зиратны карап торуга каралган акчалар – 41 000 һәм шәхси эшмәкәрләрдән иганәчелек акчасы. Һәйкәлне эшләүгә җәмгысы 668 мең e сум акча җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев