Көчле рухлылар
- 1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге үтә. Бу чорда һәр инвалидның яшәү шартлары белән танышып, аның ни-нәрсәгә мохтаҗлыгын ачыклап, кулдан килгән ярдәм чараларын билгелибез. Инвалидлар үзләре дә әлеге ункөнлекне көтеп алалар. Өстәл янында очрашып сөйләшүләр, кул эшләре күргәзмәләре оештыру, спорт ярышлары үткәрү һәм үзешчәннәребезнең концерт чыгышлары - барысы да инвалидларыбызның күңеленә...
- 1-10 декабрьдә инвалидлар ункөнлеге үтә. Бу чорда һәр инвалидның яшәү шартлары белән танышып, аның ни-нәрсәгә мохтаҗлыгын ачыклап, кулдан килгән ярдәм чараларын билгелибез. Инвалидлар үзләре дә әлеге ункөнлекне көтеп алалар. Өстәл янында очрашып сөйләшүләр, кул эшләре күргәзмәләре оештыру, спорт ярышлары үткәрү һәм үзешчәннәребезнең концерт чыгышлары - барысы да инвалидларыбызның күңеленә хуш килер, - дип сөйләде районның ветераннар советы һәм ивалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов. Ункөнлек уңаеннан аның язмасын тәкъдим итәбез.
Халыкара инвалидлар көне алдыннан тумыштан аяксыз-кулсыз, әмма яшәүгә, авырлыкларны җиңүгә үзендә зур көч тапкан, Австралиядә туган инвалид Ник Вуйчичның Казанга килүе һәм күп санлы тамашачылар белән очрашуы һәркемдә онытылмаслык тәэсир калдырды. Ул ике югары уку йортын тәмамлый. «Тормышта чикләүләр юк» дигән автобиографик әсәр яза. Ник Вуйчич язмышын берәү дә теләп алмый. Әмма тормышта хәвефле хәлләр килеп чыккан икән, аңа бирешмичә, сыгылмыйча, яшәү өчен көрәшү чын батырлык түгелмени?! Инвалидларыбыз көчле рухлылар, тормыш авырлыкларын җиңеп яшиләр.
Район оешмасында 2902 инвалид исәптә тора. Инвалид балалар - 150. Урын өстендә ятучылары да шактый. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән стационар һәм ярымстационар шартларда индивидуаль ярдәм күрсәтелә, 146 инвалид һәм инвалид балалар махсус программа нигезендө тернәкләнү уза. Авыр тормыш шартларында яшәүче инвалидларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Социаль хезмәткәрләребез ярдәмгә мохтаҗ инвалидларны исәпкә алып, даими булышып торалар.
Инвалидлар безнең белән бер сафтагы, тормышны сөюче, җырга-моңга һәвәс кешеләр, кулларыннан нинди генә эш килми. Чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, ясаган рәсемнәре гаҗәеп матур, язган шигырь-хикәяләрен сокланып укыйсың. Авыл хуҗалыгында чәчү, азык әзерләү, урып-җыю вакытында тынгысыз җанлы инвалидларыбыз да кырда, ындыр табагында. Мисалга, Күктәк Мирсәет авылы комбайнчысы-инвалид Рөстәм Идрисовны китерә алам. Ул протез аягы белән комбайнда эшли.
Эш бүлмәсендә күп төрле дипломнар, грамоталар эленеп тора. Болар спортчы авылдашларыбызның төрле ярышларда катнашып, җиңеп кайткан өчен бирелгән бүләкләре. Спортның кайсы гына төрендә шөгыльләнмиләр инвалидлар. Кнәз авылыннан Зәкәрия Баев, Круглое Поледан Николай Дьячков, Күперледән Айгөл Фәттахова, Калмиядән Рәйсә Шакирова, Мәләкәстән Василий Иванов, Яңа поселогыннан Лидия Удовенко шахмат-шашка, кул көрәше, ук ату һәм башка спорт ярышларында әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Районыбызда инвалидларның 27 башлангыч оешмасы эшли. Оешма рәисләре активистлар белән урын өстендә ятучы инвалидлар янында булып, хәлләрен белешәләр, истәлекләрен уртаклашалар. Инвалидлар оешмалары урындагы предприятие-учреждениеләр көче белән инвалидларыбызга күчтәнәч-бүләкләр әзерлиләр. Бу яктан Биклән, Иске Абдул, Кнәз, Калмаш авыл җирлекләре башлангыч инвалидлар оешмаларының эшчәнлеген мактап әйтер идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев